Быел нисаб күләме 20 мең сум тәшкил итә

14 август 2017 ел 12:47

Бүген Казанның Галиев мәчетендә Казыйлар шурасының чираттагы җыелышы булды. Аны Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Көнүзәк мәсьәләләр арасында якынлашып килүче Корбан гаетенә кагылышлылары иде. Аерым алганда, Татарстан казыйлары нисаб күләмен билгеләде. Быел нисаб күләме 20 мең сум тәшкил итә. Әгәр Корбан гаете көнне кешенең 20 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга тиеш була. Корбан   чалулар   бәйрәм   намазыннан   соң   махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә. 

Җыелыш барышында казыйлар халыктан килеп ирешкән һәм корбанга, гаилә мәсьәләләренә кагылышлы сорауларын карады.

Башкалада корбан чалдыру өчен түбәндәге мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була СКАЧАТЬ

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана