Чистайда “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” республикакүләм хәйрия акциясе үтте

14 август 2017 ел 13:40

Чистай мөхтәсибәте ел саен “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” республикакүләм хәйрия акциясендә катнаша. Быел Чистайның район имам-хатыйблары, Мөселман яшьләре берлеге активистлары, Мөслимәләр берлеге һәм җирле мөхтәсибәт "Белемгә юл" дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрде. Чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова һәм башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары Госман Набиуллин катнашты.

Чара Чистай имам-мөхтәсибенең балаларга гыйлем алуның әһәмиятен аңлаткан  мөрәҗәгате белән башланды. Чарада балалар 5 командага бүлешеп «Алгебра”, “Химия”, “Лингвистика”, “Физика”, “География” дигән  "станцияләрне" үтте. Квестан соң мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче 55 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тараттылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана