2019 елда нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды 53 авыру баланы дәвалауга матди ярдәм күрсәтте

25 декабрь 2019 ел 09:56
2019 елда нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды 53 авыру баланы дәвалауга матди ярдәм күрсәтте

2019 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлеген көчәйтте һәм халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтү буенча мөһим башлангычларны актив рәвештә гамәлгә ашырды. Әлеге эшчәнлек нигездә мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан башкарылды.

Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе – авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Әлеге программа 2016 елдан бирле эшләп килә. Быел фонд мәрхәмәтле кешеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәме белән 53 авыру  сабыйга һәм олы кешегә тернәкләнү һәм дәвалану курсына, шулай ук техник чаралар сатып алуга акча җыеп түләде. Фонд «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында аеруча актив ярдәм күрсәтә – быел акча 15 баланы тернәкләндерүгә җыелды.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән тагын бер әһәмиятле проект булып «ТРда инвалид балалар, яшь инвалидлар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» социальләшү үзәге» тора. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. 2019 елда әлеге проект кысаларында 250 гаилә өчен барлыгы 500-гә якын дәрес үткәрелде. Үзәк үзенчәлекле балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, аларны социальләштерү максатыннан булдырылды. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» үзәгенә йөрү бушлай.

2019 елда оешмада «Хәят» үзәге эшчәнлеге кысаларында яңа социаль хезмәт күрсәтү ысулы гамәлгә кертелде. Хәзер үзенчәлекле балаларның әти-әниләре атнага берничә сәгатькә сабыйларын шәфкать туташлары һәм социаль няняларның һөнәри күзәтчелегендә калдырып тора ала. Шунысын билгеләп узарга кирәк: әлеге башлангыч үзенчәлекле балаларның әниләренең күпсанлы үтенечләре буенча ата-аналарны ару-талудан профилактикалау максатыннан гамәлгә ашырыла.

Татарстанда шулай ук Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания зур колач белән үтте. Кампания кысаларында республика буенча җыелган гомуми гошер күләме 2017 елда 160 тонна, 2018 елда 600 тонна тәшкил иткән булса, быел 1109,5 тонна күләмендә гошер сәдакасы җыелды! Кампания кысаларында җыелган яшелчәләр мохтаҗларга таратылды. Азык-төлек хәйрия оешмаларына һәм социаль учреждениеләргә,  шулай ук Казанның аз керемле 900 гаиләсен тәэмин итүгә юнәлтелде.

Азык-төлек ярдәме Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда тагын да активлаша. Быел нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗларга 5,5 тонна күләмендә корбан ите таратты, тагын 5,5 тоннадан артык азык-төлек Казанның 948 аз керемле гаиләсенә тапшырылды. Моннан тыш, 2016 елдан мөфтиятнең “Зәкят” фонды мохтаҗлар өчен даими хәйрия ашлары уздыра. Бушлай кайнар ризыкны атнага 3 тапкыр Казанның берничә урынында йортсыз-җирсез калганнарга, ятимнәргә, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә өләшәләр. 2019 елда кайнар ризыкларның барлыгы 4670 порциясе таратылды. 2180 кеше бушлай өске кием һәм аяк киеме белән тәэмин ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы