Баулыда мөфти һәм шәһәр башлыгы катнашында районкүләм ифтар узды

05 май 2021 ел 21:14
Баулыда мөфти һәм шәһәр башлыгы катнашында районкүләм ифтар узды

Бүген, Рамазан аеның 23 көнендә (5 майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әлмәттә имамнар җыелышында катнашканнан соң, иң ерак мөхтәсибәтләрнең берсенә – Баулыга юнәлде. 

Эшлекле сәфәр биредә шулай ук район имамнары белән очрашып дәвам итте. 

Имамнар җыелышы Баулы районының Үзәк мәчетендә узды. Аны район имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов алып барды. Мөфтине һәм хәзрәтләрне район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәламләде. Ул районда барган чәчү эшләре барышы белән таныштырды һәм пандемия шартларында вакцинациянең әһәмияте турында әйтте. Ринат Газизуллович шулай ук мөхтәсибәт һәм мөхтәсибнең үткән 4 еллык эшчәнлеген югары бәяләде һәм Камил хәзрәткә Әнвәр хәзрәтне киләсе срокка вазыйфаларын озайту үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мөфти хәзрәт Ринат Газизулловичка яхшы сүзләре өчен рәхмәт әйтте һәм Әнвәр хәзрәтне сайлау өчен тәкъдим итте. Имамнар аны бертавыштан сайлады. 
2017-2021 еллар дәверендә Баулы мөхтәсибәте оештырган мәчеткаршындагы курсларда 1120 бала укып чыкты, татар теле курсларында 40 кеше укый, 4 мәчет төзелгән, мәетханә һәм корбан чалу комплексы ачылды.

 Аннары җыелыштан соң Баулы районы башлыгы һәм шәһәр мэры Рамил Гатиятуллин исеменнән “Өмет” мәчетендә ифтар оештырылды. Әлеге чарада, җирле халык һәм район имамнарыннан тыш, шәрәфле кунаклар буларак шулай ук Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыятенә караган имам-мөхтәсибләр дә килде. 100 кеше катнашында үткән авыз ачу мәҗлесе Коръән аятьләре уку, вәгазьләр тыңлау, эчтәлекле чыгышлар белән үрелеп барды. Республика мөселманнары башлыгының үгет-нәсыйхәтләрен тыңлау мөмкинлегенә Баулы шәһәре халкы гына түгел, башка татар авылларында яшәүчеләр дә, шулай ук Лениногорск һәм Бөгелмәдән килгән имамнар һәм кунаклар да кулдан ычкындырмады.

"Баулы радиосы һәм телевидениесе" ТРК фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана