Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

03 август 2021 ел 10:50
Кайбыч мөхтәсибәте яшь шәкертләр өчен Сабантуй оештырды

Кайбыч районы мөхтәсибәте рухи-сәламәтләндерү үзәкләрендә укуларын тәмамлаган балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырды. Әлеге чарада Кайбыч районы хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имамнар, укытучылар һәм 200гә якын бала катнашты. Бәйрәм Олы Кайбыч авылында Сабантуй мәйданында үтте.

Бәйрәмдә балалар милли уеннарда көч сынаштылар, чүлмәкләр ваттылар, капчык киеп йөгерделәр һәм командаларга бүленеп аркан тарттылар. Командалы аркан тарту ярышында егетләрдән беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Түбән Кошман, өченче урынны – Югары Кошман авылы балалары яулады. Кызлардан беренчелекне – Олы Кайбыч, икенче урынны – Борындык, өченче урынны – Югары Кошман авылы кызлары яулады. Нәни балалар өчен күзне бәйләп уенчыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

Быел Кайбыч районының унбер мәхәлләсендә – Борындык, Шүшермә, Колангы, Имәнле-Бортас, Олы Урсак, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында рухи-саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 186 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. Дәресләрне җирле имамнар, мәхәллә укытучылары алып барды һәм Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән килгән алты шәкерт ярдәм итте. Шәкертләр Колангы, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Югары Кошман авылларында дини практикаларын узып имамнарга ярдәм иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9

Соңгы яңалыклар

Кабер өстенә агач утырту, кәфенлек һәм җеназа турында - "Мәет озату йолалары"

“Хозур” нәшрият йорты “Мәет озату йолалары” дип аталган белешмәлек әзерли. Бу хакта “Татар-информ”...

07 июль 2016 ел 09:17

Бөгелмә cабыйлары Коръән өйрәнә

Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә балалар өчен оештырылган Коръән өйрәнү курслар тәмамланды. Мәктәп...

07 июль 2016 ел 09:11

Чаллыда Ураза гаетен бәйрәм иттеләр

Чаллыда быелгы Ураза бәйрәме дә бай эчтәлекле һәм актив узды. Халык иртәнге сәгать 6да ук намаз...

06 июль 2016 ел 10:14

Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында гает намазы укылды

Бүген барлык мөселман дөньясы мәрхәмәтлелек, толерантлык, бердәмлек билгесе булган Ураза гаетен...

05 июль 2016 ел 09:00
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы