Коръәнне өйрәнү ТР мөселманнары Диния нәзарәте өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. 2022 елда – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында – мөфтият Коръән белеме өлкәсендә уникаль булган 5 яңа проектны гамәлгә ашырды. Алар арасында:
- яңартылган «Казан басмасы»
- Коръәннең 1803 елда чыккан репринт “Казан басмасы”
- кулъязма Коръән
- “Татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше” дигән фәнни монография
- Казанда һәм Болгарда Коръәнне берөзлексез хәтем кылу
Моннан тыш, Татарстанда узып баручы елда төрле дәрәҗәдә 17 Коръән укучылар бәйгесе узды. Һәм күренекле татар дин галиме Морат Рәмзинең тәфсире хәзерге заман татар теленә тәрҗемә ителә башлады.
Махсус эшләнгән татар милли компьютер шрифты нигезендә яңартылган “Казан басмасы” – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Татарстан мөфтиятенең төп проектларының берсе, ул Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләре торгызылуын ачык дәлилли. “Казан басма”сы – 1803 елда “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры китереп Казанда басылган, бар мөселман дөньясында дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган беренче басма Коръән. “Казан басмасы”, үзенчәлекле шрифтка ия булу сәбәпле, дөнья күләмендә таныла. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 елында Нәзарәт белгечләре “Казан басма”сының тарихи типографик эзеннән (оттискысыннан) шул ук исемдәге компьютер шрифты ясады, аннары Коръән текстын шушы шрифт ярдәмендә яңадан җыйды һәм, күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиевның искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп әзерләде. Шулай итеп, яңартылган “Казан басмасы” инкыйлабка кадәрге оригинал шрифтларның чын тарихи йөзен саклап калып, заманча технологияләрдә бастыру өчен югары сыйфатлы итеп әзерләнде. Агымдагы елның май аеннан яңа “Казан басмасы” шул ук исемдәге шрифт белән бергә, түләүсез рәвештә йөкләп алу һәм файдалану өчен, өммәтнең гомумкулланышына тапшырылды – аларның электрон версияләре Нәзарәт сайтына урнаштырылды. Ел дәвамында мондый мөмкинлектән 5 меңнән артык кеше файдаланды.
Коръәннең репринт "Казан басмасын" чыгару да дөньякүләм өммәт тормышында зур вакыйга булды. «Казан басмасының» асыл тарихи мүсхәфе күчермәләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан бастырылды. Ул татар өммәтенең иң олы казанышы, мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән иң саллы өлеге турында искә төшереп торачак. Бу басмага гарәп телендәге күп массакүләм мәгълүмат чаралары игътибар итте.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елының иң матур вакыйгасы Изге Коръәннең кулъязма мүсхәфен яза башлау белән бәйле булды. Хәзерге Россия тарихында бу - беренче тапкыр языла торган мүсхәф. Әлеге хезмәтнең нәтиҗәсе булып Казан хаттаты тарафыннан һәм җирле дин галимнәре җәмәгатьчелеге катнашында язылган Коръән китабы, һәм аның күбәйтелгән басмасы торачак. Нәзарәтнең әлеге проекты илебезнең Коръәнне өйрәнү һәм ислам дин гыйлеме фикере өчен югары фәнни кыйммәткә ия. Ул каллиграфия сәнгате әсәре һәм Ильм әл-Хатт ислам фәнендә югалган Россия-мөселман традицияләрен торгызуда беренче адым булып торачак. Бүгенге көндә Казан Коръәненең ¼ өлеше язылган.
2022 елда Коръән белеме өлкәсендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең тагын бер мөһим фәнни-дини казанышы булып татар дин галимнәренең Коръән фәннәрен һәм Коръән расмын (язу кагыйдәләрен) өйрәнүгә керткән өлеше турында фәнни эш тора. Монография гарәп телендә язылган һәм ул дөньякүләм дини-илаһият җәмәгатьчелегенә татар милләтенең олы хезмәтләрен беренче тапкыр системалы рәвештә тәкъдим итә. Фәнни эзләнүне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин БИАда шул тәкъдим итте һәм докторлык диссертациясен яклады. Мөфти хәзрәтнең фәнни тикшеренү темасы хәзерге Россиядәге дини гыйлем фикере өчен иң актуаль һәм әһәмиятле темаларның берсе булып тора. Өстәвенә, бу фәнни тикшеренү хәзерге дини-илаһият тарихында мүсхәф расмы буенча беренче фәнни хезмәт тә булып тора.
Нәзарәт 2022 елда шулай ук Россиядә беренчеләрдән булып 2014 елда Казанда һәм Болгарда башланып киткән тагын бер проектын гамәлгә ашыруны дәвам итте. 2022 ел ахырында Коръәнне берөзлексез хәтем кылуга (тулысынча укып чыгуга) Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә – 2920 көн, ә Болгарның “Ак мәчет”ендә 2700 көн тула. Ягъни Татарстанда, 2014 елда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән хәтем кылына башлап, Коръән-хафизлар бер көнгә дә Коръән укуны туктатмаган дигән сүз. Бу башлангычны тормышка ашыруда Нәзарәтнең 40 хафизы көч куя. Хәтем кылуны турыдан-туры мөфтиятнең рәсми сайтында (сылтама) күзәтергә мөмкин.
1100 еллыкның уникаль проектларына шулай ук Морат Рәмзинең тәфсирен хәзерге заман татар теленә тәрҗемә итү дә керә. Нәзарәт белгечләре бу хезмәтне иске татар теленнән хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итү һәм кирилл язуына күчерүгә кереште. Тәфсирнең күләме 700 биттән артып китә, әлегә барлыгы 26 сүрә (269 аять) тәрҗемә ителгән. Тәфсирнең бердәнбер кулъязмасы шәхси китапханәдә саклана.
Моннан тыш, Татарстанда 2022 елда район, республика, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдә 17 Коръән укучылар бәйгесе уздырылды. Алар арасында Казанда Халыкара Изге Коръән бәйгесе, Урыссуда мөслимәләр арасында “Халисә” III Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе, Чаллыда балалар арасында 25 нче республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе, Азнакайда ир-атлар арасында 5 нче республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе бар.