Мөфти Камил хәзрәт: “Хәзерге Россия Ислам мәдәниятенең кыйммәте – аның үзенчәлекле булуында”

12 ноябрь 2024 ел 13:23
Мөфти Камил хәзрәт: “Хәзерге Россия Ислам мәдәниятенең кыйммәте – аның үзенчәлекле булуында”

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 10нчы көнендә (12нче ноябрьдә), Казанда “Россия мөселманнарының хәзерге заман мәдәни мирасы: сынаулар, казанышлар, өметләр” дип исемләнгән X Бөтенроссия фәнни-дини конференция узды.

Конференция эшендә Казан, Мәскәү, Махачкала, Дербент, Грозный, Каспийск, Екатеринбург, Уфа һ.б. шәһәрләрдән дини оешма вәкилләре һәм экспертлар катнашты. Әлеге чараны Татарстан Республикасының Коръән-Кәрим һәм Пакь Сөннәтне өйрәнү үзәге оештырды. Конференциянең максаты – Россиядә мөселманнарның мәдәни мирасын хәзерге җәмгыятьтә саклау һәм үстерү белән бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу.

Фәнни җыен Коръән аятьләре уку белән башланды. Аны Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фәизов укыды. Аннары Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кылды.

Мөфти Камил хәзрәт үзенең мөрәҗәгатендә ассызыклаганча, Россиядә заманча ислам мәдәнияте ислам киңлегенең барлык якларын, шул исәптән инфраструктур һәм интеллектуаль өлкәләрне колачлый.

“Без мәчетләр һәм ислам үзәкләре төзү өстендә эшлибез, фәнни-дини тикшеренүләр үткәрәбез, нәшриятларны һәм сәнгать әсәрләрен үстерәбез. Өммәтебезнең киләчәк буыннарга тапшырыла торган барлык әйберләре рухи, тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия булуын истә тотарга кирәк. Шуңа күрә без калдырачак мирас чын кыйммәтләрне чагылдырсын һәм өммәтебез файдасына хезмәт итсен өчен омтылырга тиеш, шул ук вакытта киләчәк буыннарга зыян китерә ала торган псевдоислам идеяләреннән ерак торырга тиешбез. Безнең бүгенге эшчәнлегебез киләчәк буыннарның үсешен билгели”.

Камил хәзрәт Россиянең хәзерге заман мөселман мәдәниятенең үсешендә үзебезнең рухи мирасыбызга нигезләнүенең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул мәчетләр төзелешендә татар архитектурасы традицияләренең югалуына борчылуын белдерде һәм шул ук вакытта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең кулъязма Коръән әзерләү буенча эшчәнлек алып баруын мисал итеп китерде: “Хәзерге вакытта Мөсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе дөньяның төрле илләрендә: Согуд Гарәбстанында, Төркиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрдә, Бәһрәйндә, Күвәйттә, Катарда, Ливиядә, Мароккода, Пакьстанда бар. Илебездә шулай ук Россия-мөселман каллиграфия мәдәнияте булган. XIX гасырда һәм XX гасыр башында ул чәчәк ату чоры кичерә, әмма революция һәм мөселман халыкларының алфавитлары алмашыну бу мәктәпнең юкка чыгуына китерә. Безнең Мөсхәф ислам каллиграфиясендә югалган Россия-мөселман традицияләрен торгызуда беренче адым булачак һәм бер үк вакытта заманча ислам сәнгате әсәре барлыкка киләчәк». Шунысы игътибарга лаек, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең кулъязма Мөсхәфе илебезнең дин белгечләре күзәтүендә һәм илебезнең дини мирасын исәпкә алып языла.

Үзенең чыгышында Камил хәзрәт ассызыклаганча, хәзерге Россия Ислам мәдәниятенең халыкара дәрәҗәдә кыйммәте аның уникальлегендә: “Ислам дөньясына Россия мөселманнарының инфраструктура һәм интеллектуаль үсеш өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы. Нәкъ менә әлеге факторлар Россиядә ислам мәдәниятенең кабатланмас йөзен формалаштыра”.

Сәламләү сүзләре белән шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова чыгыш ясады, ул Камил хәзрәткә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең киңкырлы эшчәнлек алып баруы өчен рәхмәтен белдерде. Моннан тыш, чыгыш ясаучылар арасында конференцияне оештыручы Фәрит хәзрәт Сәлман, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, Россия ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры Рәфис Закиров һәм башкалар бар иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы