"Остабикә" исеменә кайсы мөслимә лаек?

01 июль 2014 ел 15:59

“Казан” милли-мәдәният үзәгендә “Остабикә” конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс республикабызда берничә ай элек игълан ителгән иде. Татарстанның төрле районнарында үткәрелгән “Зирәк хатын” конкурсында җиңү яулаган мөслимәләр өчен “Остабикә” – бәйгенең финал өлеше иде.

Бәйге ТР Мөслимәләр берлегенең II корылтае кысаларында уздырылды. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Мөселман хатын-кызлары иҗтимагый берлеге, Ислам мәдәниятенә, үсешенә, мәгарифенә ярдәм итү фонды булышлыгында оештырылган бәйгенең максаты — сәләтле мөслимәләрне, “Остабикә” мәртәбәле исемен йөртергә лаеклыларны барлау, җәмгыять тормышында актив эш алып баручы мөслимәләрне хөрмәтләү һәм аларның эшен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү.

Конкурста Татарстанның 16 районыннан җыелган сәләтле һәм үзен күрсәтә белгән мөслимәләр катнашты. Конкурс шарты буенча, алар, билгеләнгән кыска вакыт эчендә, үзләре, районнары белән таныштырырга, аш-суга һәм кул эшләренә осталыкларын күрсәтергә тиеш иде.

Жюрида утыручы мөслимә-активистларыбызга (мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәйдә Аппакова, язучы Фәүзия Бәйрәмова, “Мөслимә” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиятуллина һ.б.) җиңүчене билгеләү кыен булгандыр. Ни өчен дигәндә, конкурста катнашучыларның һәрберсе үзенә күрә кызыклы һәм үзенчәлекле чыгышлар әзерләп килгән иде. Беренче өлештә, алар презентация һәм тел осталыгы ярдәмендә районнарындагы мөслимәләр оешмасы эшчәнлеге, гаиләләре белән таныштырдылар. Аннары исә конкурсантлар жюри әгъзаларын үзләре пешереп алып килгән ризыклардан авыз иттерделәр. Шуны әйтергә кирәк, әлеге ризык төрләре буенча да мөслимәләрнең кайсы районнан икәнен билгеләргә була иде. Һәр районның үзенә генә хас, танылган ризыгы һәм рецепты бар икән. Татар милли ризыгы саналган чәк-чәкнең генә дә әллә никадәр пешерү сере барлыгы ачыкланды. Катнашучылар әлеге серләр белән бик теләп уртаклашты.

Мөслимәләр буш вакытларын заяга уздырмыйлар икән. Яратып башкара торган шөгыль нәтиҗәсендә барлыкка килгән кул эшләнмәләре арасында нәрсәләр генә юк! Бәйләгән башмаклар, чиккән мендәр тышлары дисеңме, тукыган келәмнәр, ташка буяп язылган догалар, челтәрдән тегелгән кулчатырлар һ.б. – катнашучыларның кул эшләренә осталыклары, мөгаен, җиңүчене билгеләүдә хәлиткеч рольне уйнагандыр.

Хәтта катнашучыларның киемнәрен дә игътибарсыз калдырмады жюри. Алар өстенлекне татар милли киеменнән чыгыш ясаган хатын-кызларга бирде. Нәтиҗәдә, республикабызның иң оста һәм зирәк мөслимәсе исеме өч хатын-кызга бирелде: Нурлат районыннан Гүзәл Җамалиева, Мөслимнән Фәридә Шәрәфиева һәм Арчадан Гөлшат Гыйниятуллина бәйгенең җиңүчеләре дип табылды. Аларга диплом, көнкүреш техникасы, хәләл табигый косметика җыелмалары тапшырылды. Башка катнашучылар да буш кул белән китмәде: аларга да грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

 

 КФУ студенты Мәрьям АБДУЛЛИНА, "Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана