Быелгы хаҗ сәфәрендә бер генә кеше дә юкка чыкмаган, бер генә багаж да югалмаган. Бу хакта 2014 елгы хаҗ сәфәренең тәмамлануы, ә 2015 елгы яңа хаҗ сәфәренең ачылуы уңаеннан оештырылган мәҗлестә сөйләгәннәр иде. Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин изге эшләрдә ярдәм иткән оештыручыларга, район мөхтәсибләренә рәхмәтен белдерде.
Салкын зәм-зәм суы эчеп авырыйлар
Кемгә ничектер, минем үземә ерак юлдан килеп, Согуд Гарәбстанының климатына ияләшеп бетмәгән хаҗиларның сәламәтлеге кызыксындырды. Чөнки Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 60-70 процентын өлкән яшьтәге әби-бабайлар тәшкил итә. 1800 хаҗины 15 табиб кына карап бетерә алмый, әлбәттә. Бу өлкәдә ун ел эшләгән Татарстан Диния нәзарәтендәге хаҗ бүлегенең медицина өчен җаваплы җитәкчесе Рамил Хисамов әлеге мәсьәләне болай аңлатты.
– Әлбәттә, табибларга бик авыр, – ди Рамил әфәнде. – Тәүлегенә бер табибка 100 хаҗи туры килә. Әйтик, “ашыгыч ярдәм”дә эшләүчеләрнең көндәлек авыруларын санасаң, бер табибка егерме авыру кеше туры килә. Монда исә өч-дүрт тапкыр күбрәк.
Быелгы хаҗга Татарстан Хөкүмәте медикаментлар өчен 700 мең сум акча бүлеп биргән. Ләкин биредән алып киткән дарулар гына җитмәгән. Согуд Гарәбстаныннан да шактый гына медикаментлар алырга туры килгән. “Әлбәттә, анда бәяләр бик кыйммәт, – ди табиб. – Әйтик, бездә бер шприц 8 сум, ә анда 50 сум тора”.
Хаҗиларга иң кирәкле дару булып антибиотиклар санала. Чөнки 60-70 процент кеше зәм-зәм суы эчеп салкын тидерә икән. Югыйсә изге чишмә янында ук җылытылганы да бар, ди. Әмма кешеләр анысын бик эчәргә ашкынып тормый, ә салкынына ябыша. Ярый да бит аның чамасын белсә, әмма тамагына, сулыш юлларына салкын тидерә. Табиблар бу хакта килүгә үк кисәтә икән үзе, тик файдасы юк, диләр. Шулай ук “Хәрәм” мәчетендә яланаяк йөреп салкын тидерүчеләр күп икән.
Нинди авыруларга хаҗ сәфәренә бару тыелган?
Шикәр диабеты, туберкулез, эчәк авырулары белән интегүчеләргә һәм йөкле хатыннарга изге гамәл кылу тыела. Һәрхәлдә, хаҗ юлламасының килешүендә шулай язылган.
– Кайбер хроник авырулар белән интегүчеләр барыбер бара, – ди Рамил әфәнде. – Андый хаҗиларга җаваплылыкны үз өсләренә алырга кушабыз. “Әгәр хроник авыруым көчәеп китсә, бөтен чыгымнарны да үзе каплыйм, барысын да үзем хәл итәм”, – дип килешүгә кул куйдырабыз. Чөнки безнең хаҗилар бик күп, әгәр һәр кешенең хроник авырулары көчәеп китеп, “ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртып, хастаханәләргә яткыра башласак, берничек тә өлгерә алмас идек. Аннан фарыз гамәлләрне дә үти алмаячаклар. Шуңа күрә андый авырулар Согуд Гарәбстанындагы хастаханәдә дәвалана икән, чыгымнарын үзе күтәрә.
Үлем-җитем очракларын да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Гадәттә, хаҗилар изге җирдә вафат булса, шунда җирләнә. Ә моннан берничә ел элек бер бабай үлгәч, балалары әтиләрен Яшел Үзәнгә алып кайтуны сораган. Хаҗны оештыручылар шулай эшләгән дә.
– Шул вакыйгадан соң хаҗилардан имза ала башладык, – ди Рамил әфәнде. – Кеше килешүдә кайда җирләнәсен язып, имза куярга тиеш. Әлбәттә, күпләр изге җирләрдә калу яклы. Бәлки вафат булган бабайның да фикере шулай булгандыр. Ләкин аннан бу хакта соралмаган, имза алынмаган. Вафат булган кешенең җәсәде туган җиренә кайтарылган очракта, иминият оешмасы барлык чыгымнарны да үзе каплый. Монда туганнардан бер тиен дә акча соралмый.
Хаҗга баручы унбиш табибны да махсус конкурс аша сайлап алалар икән. Сәламәтлек саклау министрлыгы алар өчен имтиханнар оештыра. Алар бигрәк беренче ярдәм күрсәтергә оста булырга тиеш. Хаҗ сәфәренә баручы табибларның күпчелеген кардиологлар тәшкил итә. Чөнки климат бик эссе, күпләрнең йөрәкләре хәлсезләнә, кан тамырлары кысыла башлый. Аннан хаҗиларның күбесе олы яшьтәгеләр, анысы да исәпкә алынган. Шулай ук травматолог, педиатр, терапевт, невролог, акушер-гинеколог та бар.
***
Быелгы телевидение журналисты Ләйсирә Фазлыевага да хаҗ сәфәренә бару бәхете елмайган. “Бу шатлыклы хәбәрне ишеткәч сөендем, әлбәттә, – ди ул. – Әмма самолетка утыргач, үземнең әзер түгеллегемне аңлап, кайгыра башладым. Дөрес, Аллаһ каршында гамәлләремне үтәргә әз-мәз әзер идем. Хаҗ сәфәрен оештыручылар махсус укулар оештыру сәбәпле, белем тупладык. Шөкер, фарыз гамәлләрне үтәмичә кайтмадым. Җитәкчеләр дә бик өлгер, һәммәбезгә ярдәм итәргә ашкынып торалар. Шуны әйтәсем килә: хаҗга яшь вакытта барырга кирәк икән. Олыгайгач, хаҗның бөтен гамәлләрен дә үтәп бетерү бик авыр. Чөнки күп йөрергә кирәк. Мин әби-бабайларыбызны бераз кызганып та кайттым. Әмма татар әбиләребез шулкадәр түзем, сабыр икән. Алар беркайчан да зарланмады”.
АЛСУ ХӘСӘНОВА
(“Ватаным Татарстан”, /№ 181, 05.12.2014/)