Бүген Татарстан мөселманнары лидеры Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты. Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов белән татар мәхәлләләрен үстерү, татар телен саклау һәм Татар дин әһелләренең бишенче форумына әзерләнү хакында сөйләштеләр. Илдәге сәяси вәзгыять, мөселманнар өммәте эшләре хакында фикерләштеләр.
Очрашудан соң мөхтәрәм кунаклар Тынычлык мәчетендә җомга намазын укыдылар.
Җомга намазыннан соң Камил хәзрәт нәзарәттә Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин белән очрашты. Дин әһелләре ике мөфтият арасында төрле юнәлешләрдә, шул исәптән, дәгъват, мәгърифәтчелек өлкәсендә хезмәттәшлек итү хакында килештеләр.