“Остабикә” конкурсында Норлат, Мөслим, Арча мөслимәләре җиңде

09 июнь 2014 ел 09:47

4 июньдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә ТР Мөслимәләр берлегенең II корылтае узды. Корылтай кысаларында “Остабикә” конкурсы үткәрелде.

Бәйгедә Татарстанның 25 районыннан үзен күрсәтә белгән иң сәләтле мөслимәләр катнашты. Алар жюрига үзләренең бәйләү, чигү, ризык әзерләү буенча мөмкинлекләрен күрсәтте.

Конкурста Татарстанның Норлат районыннан Гөлназ Җамалиева (1 нче урын), Мөслимнән Фәридә Шәрәфиева (2 нче урын) һәм Арчадан Гөлшат Гыйниятуллина (3 нче урын) җиңүче дип табылды. Аларга диплом, көнкүреш техникасы, косметика җыелмалары тапшырылды. Башка катнашучыларга да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

 “Татар-информ”, Лилия Локманова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана