«Хатын-кызга ияргән дин өй эченә керми калмас»

09 июнь 2014 ел 09:16

«Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Тынычлык һәм мәрхәмәтлелек сөюче хатын-кызлар» исеме астында, ТР Мөслимәләр берлегенең II корылтае узды. Корылтайда Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше Башкортстан, Мордовия республикаларыннан җыелган 300гә якын мөслимә катнашты. Җәлил хәзрәт Фазлыев рәислегендә барган корылтай эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һәм башкалар катнашты.

«Динебез нәсыйхәттән гыйбарәт. Без ул нәсыйхәтне күпне күргән әниләребездән, әбиләребездән, абыстайларыбыздан алабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә, динебезнең яртысы хатын-кызлар аркылы килгән, дигән. Сезнең фикерләрегез безнең өчен бик мөһим. Шундый җыеннар дәвамлы булачагына без ышанабыз. Бергә булсак, кыенлыклар да аз булыр», – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт сәламләү чыгышында. «Хатын-кызга ияргән дин өй эченә керми калмас», – дип саный Җәлил хәзрәт тә.

Корылтайда ТР Мөслимәләр берлеге рәисе һәм аның республика районнарындагы филиаллары җитәкчеләре, мөселман мәктәпләре укытучылары, мәдрәсәләрдә белем бирүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. чыгыш ясады, шулай ук мөселман хатын-кызларына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Мәктәпләрдә мөслимәләргә яулык бәйләп йөрүне тыймауны сорап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, солдат аналары берлеген оештыру үтенече белән, РФ Оборона министрлыгына, мөселман хатын-кызларының эшкә урнашканда һәм эш урыннарында хокуклары бозылмавын тәэмин итүне сорап, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итү, «ТНВ» каналында хатын-кызларга, гаилә, тәрбия мәсьәләләренә багышланган тапшырулар булдыру һ.б. мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана