РИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин Пакьстанда сәфәрдә булып кайтты. Шул уңайдан ул юл тәэсирләре, фикерләре белән уртаклашты.
– Россияне күрмәгән кеше, Мәскәү үзәгендә аюлар йөри, дигән мифка ышанып яши. Бездә дә, Пакьстанда тыныч түгел, Әфганстан белән бер чамадарак, талибаннар басымчаклык итә, дигән күзаллаулар бар. Гомумән, безнең матбугат чараларында бу мәмләкәт турында мәгълүмат аз басыла. Бигрәк тә, Сүрия, Кырымдагы ыгы-зыгылар аркасында, башка илләр күләгәдә калып килә.
Инде Пакьстанга килгәндә, аның Һиндстан белән мөнәсәбәтләре элек-электән үк катлаулы. Кашмир өлкәсе җәһәтендә үзара дәгъвалары булганлыгы да сер түгел. Әфганстан чик буйларында да тыныч түгеллеген беләбез. Без ил башкаласы Исламабадта гына булдык. Бик үк тыныч түгел дип, безне башкаладан 120 чакрым ераклыкта гына урнашкан Пешавар шәһәренә дә алып бармадылар. Күрәсең, вәзгыять төрлечә. Мәгълүм ки, колонияләр бәйсезлек яулаганда, Һиндстанның мөселман өлешен Пакьстан дип аерып чыгардылар. Шул ук вакытта бүген дә Һиндстанда 200 миллионнан артык мөселман яши. Ә инде Пакьстанның үзендә халыкның 90 процентка якыны – мөселман.
Исламабад, шәһәр буларак, XX гасырның 60 нчы елларында гына төзелгән. Шуңа күрә зур түгел: ярты миллионлап кына кеше гомер итә анда. Аларның элеккеге башкаласы Карачы иде. Анда 12 миллион кеше бар. Байтак илләрдәге кебек башкаланы дәүләт чигеннән үзәккәрәк – тынычрак урынга күчергәннәр. Исламабадта бик тыныч. Халкы бик ачык, итагатьле, ярдәмчел. Хәер, һәр җирдә – автомат аскан хәрбиләр. Әмма яннарына килеп, фотога төшик әле дисәң, кайдан килдегез, ниләр эшләп йөрисез, дип хәл-әхвәл сорашалар. Әйтик, Мисыр белән чагыштырганда, халык бөтенләй башка: тәрбиялерәк, ихласрак. Билгеле, тормыш дәрәҗәсе әллә ни югары түгел. Шәһәрдә бик матур архитектура һәйкәлләре бар дип тә әйтеп булмый. Ни өчендер торак йортлар өч катлыдан да биек булмаска тиеш икән. Биек дигәннәр – шул сәүдә үзәкләре, офислар. Таулар арасында урнашкан матур гына шәһәр үзе. Колония булгангамы, бөтенесе – уң рульле япон машиналары. Бөкеләргә тап булмадык. Күрәсең, машиналар әллә ни күп түгел. Мәдәниятләре индусларга бик якын. Дәүләт теле – урду. Англия колониясе булгангамы, вузларда укыту нигездә инглиз телендә, бөтен документ әйләнеше – инглизчә.
Баруыбызның максаты Исламабадтагы халыкара ислам университеты эшчәнлеге белән танышу иде. Алар белән хезмәттәшлек итү турында килешүебез бар. Мөселман халыклары мәдәниятләре көне дигән фестивальләре бар икән, шунда чакырдылар. Үзебезнең РИУда да ел саен шундый фестиваль уздырабыз. Билгеле, аларның колачы киңрәк. Урамда үтә бу бәйрәм. Һәр халык бездәгечә, милли киемнәр киенеп, милли ризыкларын пешереп, үз мәдәниятен тәкъдим итә. Анда Согуд Гарәбстаныннан килеп укучы гарәпләр дә, кытайлар да бар. Фестиваль ике көнгә сузылды. Әлеге университетта 25 мең студент исәпләнә. Студентлар шәһәрчеге 100 гектар чамасы мәйдан били.
Алда әйткәнемчә, документлар әйләнеше инглиз телендә булгач, бу хәл шактый мәшәкать тудыра. Чөнки халыкның 20 проценты гына инглизчә белә. Шул ук вакытта урду теле онытыла, бетә дигән куркыныч юк. Чөнки халыкның күпчелеге урду телле. Билгеле, безне беренче чиратта андагы укытуның торышы кызыксындырды. БДБ илләреннән, әйтик, Таҗикстаннан да барып укучылар бар икән. Аларда бездәге кебек төп мәзһәб – Әбүхәнифә мәзһәбе. Әмма университет үзенчәлекле: химаячеләре, президенты – Согуд Гарәбстаны вәкиле. Бездә ректор – төп кеше, президент шәрәфле рәис сыйфатында гына булса, аларда башкача куелган. Бөтен эшне согудияле, гарәп кешесе алып бара. Күрәсең, вуз Согудия акчасына яши. Бер караганда, бу табигый дә: хосусый университет, дәүләти түгел. Дин әһелләре, без Әбүхәнифә мәзһәбе буенча укытабыз, әмма вузда бөтен мәзһәбләрнең дә үзенчәлекләрен өйрәтәбез, дип әйтте. Тәфсилләп бөтен программаны өйрәнү мөмкинлеге булмады анысы. Шуңа күрә үзебез белән алып кайттык.
Анда безнең өчен ике мөһим юнәлеш бар: гарәп теле өйрәтү һәм ислам икътисады. Безнең өчен иң кызыгы – гарәп телле булмаган халыкларга гарәп теле өйрәтү методикасы. Әлеге кафедраның мөдире, анда укытыла торган дәреслекләр белән таныштык. Ул кеше, һичбер мөселман иленә бармыйча, үзләрендә генә укып, гарәп теле буенча доктор дәрәҗәсенә күтәрелгән. Анда гарәп теле укыту шактый югары дәрәҗәдә икәнен үзебез күрдек, ишеттек. Апрель аенда бездә филология буенча халыкара конференция булачак, шәт, аны шунда чакырырбыз. Алар тәкъдим иткән дәреслектән, бәлкем, без дә файдаланырбыз. Безне бигрәк тә беренче курста укытыла торган дәреслек кызыксындырды. Бер ел эчендә укучыларны гарәпчә сөйләшергә өйрәтә, дип аны бик мактадылар.
Әлеге университетта ислам икътисадын укыту буенча бик күп эш алып барыла. Гомумән, биредәге ислам икътисады факультеты Көнчыгышта иң көчле юнәлешләрнең берсе дип санала икән. Дәреслекләр нигездә инглизчә һәм урдуча языла. Билгеле, ислам дине нигезләре – гарәпчә. Аларның Россия яшьләрен укырга алу теләге дә бар. Бакалавриатка килсеннәр, стипендия түли алабыз, диделәр. Әмма бакалавриат безнең өчен әллә ни актуаль түгел, чөнки аны без үзебез укытырга тиеш. Без магистратурага җибәрер идек. Әмма анда, күп булмаса да, түләп укыйсы икән. Шунысы кызык: андагы студентларның биштән бере, ягъни 5 меңе – читтән килеп укучы шәкертләр.
Пакьстан – хәнәфичелек традицияләренә бай илләрнең берсе. Бигрәк тә Карачы шәһәрендәге университетларында деабандиачылыкның – хәнәфичелек мәзһәбенең шактый кырыс тармагы өйрәтелә. Безнең кадимчеләргә бик якын юнәлеш бу. РИУда шунда укып кайткан, Таҗикстаннан килгән Идрис хәзрәт бар. “Карачыда тәртип шактый кырыс: укымасак, безне кыйныйлар иде”, – дип сөйли ул. Моның уңай яклары да бардыр: хәзерге яшьләребезнең күбесе укырга атлыгып тормый бит.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 47, 02.04.2014/)