Һәр татар авылының күрке булып, аның мәчете тора. Әллә кайдан күренеп торган ярымае җаннарга тынычлык иңдерә, бу авылда иманлы кешеләр яши икән, дигән фикер уята. Без дә үзара, “мәчет янында, мәчетне үткәч”, дип сөйләшәбез. Без, дигәннәре – Яхшыбай авылы кешеләре. Чит кешеләр “манарасыз мәчет буламыни?” дип, гаҗәпсенеп куялар.
Әйе, безнең 1905 елда төзелгән, гасырдан артык тарихы булган бинабыз мәдәният йорты һәм медицина пункты вазыйфасын үти. Ни өчендер, Яхшыбай һәм Анак халкына мәчет кирәк түгел, дип уйлыйлар. Күрше Колмәт авылы халкы мәчетләрен нигездән икенче тапкыр күтәрде. Авыл халкы үзе шундый мәнсез һәм имансызга әйләндеме? Берәрсенең башына: “Тукта әле, бу мәчетне бит Мортаза хаҗи бәйрәм итәр өчен, җылыга кереп, кәртле уйнап, эчеп, аннан, чыгып, кече йомышларын шуның нигезенә үтәр өчен төзеп калдырмагандыр”, - дигән уй киләме икән? Югыйсә, авылда намаз укучылар да бар. Кайчандыр гөрләп торган, шәкертләр укыткан, мәдрәсәсе булган мәчет бит ул. Аны төзегәндә, бер ватык кирпеч кертмәгәннәр, измәсенә, тирә-яктан җыеп, йомырка кушып изгәннәр, дип сөйлиләр. Үземнән соң килгән буыннар да файдасын күрсен дип төзегәннәр аны. Хәзер дә стеналары бүген салынган төсле аның. Салдырган кешенең рәнҗеше авыл өстендә эленеп торадыр төсле миңа. Чөнки авылыбыз мантып китә алмый, күрше күршене сөйми, берләшеп яши алмыйлар. Мәдәният йорты белән медпунктсыз да булмый, аларсыз авыл бөтенләй бетә. Мәдәният елында берәр аерым бина төзерләр иде, бәлки. Еламаган балага имезлек каптырмыйлар, диләр. Районның имамнары, хәзрәтләре – сезгә дә савап булыр иде. Бинага газ кергән, тәрәзәләрен һәм түбәсен ремонтлап, манара гына куясы. Яңа баштан мәчет саласы түгел бит. Тарихи биналар рәтенә керсә, бәлки, хөкүмәт ярдәм итәр иде. Республикада ике генә мәчет шул проект белән төзелгән, ди. Уку оештырыйм, дисәң, аерым бүлмәләре бар, музей оештырсаң да була.
Элегрәк сөйләшкәндә, “кем йөрсен анда”, диләр иде. Авыл тулы – картлар-карчыклар, 40-50 яшьлекләр. Башта бер-ике кеше йөрсә, башкалар да кызыксынып китәрләр иде. Яшьләрдән дә, йөрер идек, дигәннәрен ишеткән бар. Ир-атлар почмакта тәмәке тартып, гайбәт сөйләшкәнче, берәр дога өйрәнерләр иде. Һәрберебезнең ахирәткә күчәсе бар, без дә балалардан дога өмет итеп ятарбыз. Укучы булырмы икән? Алар бит безнең ата-бабаларыбызга нинди мөнәсәбәттә икәнне күреп үскән буын! Яхшыбайдан, Анактан читтә яшәүчеләр бар.
Ил төкерсә – күл булыр, диләр. Бер-беребезне гаепләмичә генә, җыелышырга йөрергә кирәк. Аллаһтан бирелгән мәчетебезгә, тагын Аллаһ манара да куйганны көтеп ятмаска иде бит!
Галия Хәйруллина,
sarman-rt.ru