Казанда мөселман чаңгы ярышы узды

26 февраль 2013 ел 16:44

23 февральдә Казанның “Хезмәт резервлары” стадионында “Лыжня ислама 2013» исеме астында чаңгы ярышы үтте. Аны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештырды.

Татарстан Диния нәзарәте беренче тапкыр оештырган чаңгы ярышына теләгән һәркем катнаша алды. Үзе дә гаиләсе белән бергә бу ярышта катнашкан Татарстан мөфтие урынбасары Габдулла Әдһәмов, мондый ярышны Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисенә таянып оештырдык дип әйтте. 


“Мөхәммәт пәйгамбәребез балаларыгызны суда йөзәргә, атта йөрергә, җәядән атарга өйрәтегез дип әйтеп калдырган. Бу хәдисне тар рәвештә генә аңламаска кирәк. Пәйгамбәребез спорт белән шөгылләнергә, үз-үзеңнең сәламәтлегеңне сакларга өнди. Шуңа күрә без шушындый ярышны оештырырга булдык”, дип белдерде мөфти урынбасары.

Ярышта катнашучы һәркемгә “Лыжня ислама 2013” дип язылган яшел япкыч бирелде. Бу япкычка ни өчен бары тик урыс телендә генә язылган, татар телендә ни өчен юк, дигән сорауга Әдһәмов киләсе елгы ярышта бу ялгышның төзәтеләчәгенә ышандырып җавап бирде.

Коръән уку белән башланган ярышта җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Райнур Шакир, "Азатлык"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана