24 ноябрь – Гашура көне

23 ноябрь 2012 ел 08:42

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил галәмииин.  Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсхәәбиһи әҗмәгыйн. Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!

Аллаһның рәхмәте белән 15 ноябрьдә һиҗри белән 1434 нче ел башланып китте. Аның беренче ае – мөхәррәм һәм аның унынчы көне – Гашура көне. Гашура (гарәпчә «гашәрә») «ун» дигән сүз. Нәрсәсе белән истәлекле соң бу көн, ни өчен без аны шулай зурлыйбыз?

Исламияттә һәм башка диннәр тарихында Гашура көне бер мөбарәк көн буларак кабул ителгән һәм бу хакта күп кенә риваятьләр сөйли.

Җир вә күкләрне, оҗмахны Аллаһ шушы көндә яралткан.

Гашура көнендә Аллаһы Тәгалә гарше көрсине, кәләмне яралткан, барча олуг фәрештәләрне бар кылган.

Адәм галәйһиссәләмнең тәүбәсе Гашура көнендә кабул булган.

Гашура көнне Идрис галәйһиссәләм җәннәткә кертелгән.

Исраил уллары бу көнне Фиргавеннең золымыннан котылып, шушы көннән ураза тота башлаганнар. Мөселманнар да, рамазан уразасы фарыз булганчы, бу айда ураза тотканнар. Рамазан уразасы фарыз булгач, Гашура көнендәге ураза һәркемнең үз ирегенә калдырылган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) бу көннәрдә ике көн ураза тоткан һәм аны өммәтенә дә васыять итеп калдырган.

Бу көнне Нух пәйгамбәр көймәсе туфан суыннан котылып, Җүди тавына килеп туктаган.

Бу көнне Ягъкуб пәйгамбәр үзенең улы Йосыф пәйгамбәр белән кавышкан.

Гашура көнендә Юныс пәйгамбәр балык карыныннан котылган.

Шушы көндә Ибраһим пәйгамбәр Нәмруд патшаның утыннан исән-имин чыккан.

Тагын да килеп, Әюб пәйгамбәр 18 ел авырганнан соң тәнендәге кортларыннан котылган.

Гашура көнендә Давыд галәйһиссәләмнең тәүбәсе кабул ителгән, Сөләйман пәйгамбәргә патшалыгы кайтарылган, Гайсә пәйгамбәр шушы көнне туган һәм күккә алынган.

Болардан башка да бу көнне бик күп изге гамәлләр кылынуы турында риваятьләр сөйләнә.

Менә шушы гамәлләргә таянып, мөселманнар бу көнне зурлап, ураза тотып, изге гамәл-гыйбәдәт кылып үткәрәләр.

Гашура көнендә пәйгамбәребезнең оныгы Хөсәен вәхшиләр кулыннан һәлак ителгән. Аның белән бергә башка бик күп сәхабәләр шәһит кылынган.

Мөхтәрәм җәмәгать! Пәйгамбәребезнең (сгв) сөннәтен үтәп, шушы көнне ураза тотып, изге гамәлләр кылып үткәрсәк, Аллаһка якынаербыз, гөнаһларыбыз кимер һәм Кыямәт көнендә Пәйгамбәребезнең (сгв) шәфәгатенә лаек булырбыз.

Гашура көне һиҗри исәп буенча ел башына туры килә: аны нинди гамәл белән каршы алсак, елыбыз да шулай үтәр. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга хәерле гамәлләр кылырга насыйп әйләсә һәм Аның рәхмәтенә ирешүне насыйп итсә иде.

Җәүдәт хәзрәт ХАРРАСОВ,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиум әгъзасы,

Тукай районы имам-мөхтәсибе

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана