Мөселманнар белән христианнар маршка чыга

28 июнь 2012 ел 09:46

Мөселманнар белән христианнар бергәләшеп җәяүләп маршка чыга. Христиан һәм мөселманнарның “Тарик Ал Кадыр” татулык маршы Казанда башланып китеп, Иерусалим белән Мәккә шәһәрләрендә тәмамлана. Дөньяда беренче тапкыр уздырылган маршның максаты – ике дин вәкилләрен якынайту, христианнар белән мөселманнарның тату яши алуларын бар дөньяга күрсәтү. Марш 6 июльдә башланып китеп, 10 октябрьдә Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә төгәлләнәчәк. Татарстан – толерантлык флагманы һәм дөнья илчесе “Тарик Ал Кадыр” татулык маршы Казакъстанда оешкан. Аның җитәкчесе – Руслан Шәүкәт улы Абдуллин. Шулай ук Татарстанда да маршның вәкиле бар. Ул – Илдар Вәлиулла улы

Җамалетдинов. Татарстанда башланып китәчәк марш алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы бинасында җәмәгатьчелек белән очрашу узды. Анда милли оешма, епархия вәкилләре катнашты. Әлеге сөйләшүдә Татарстанның толерантлык флагманы һәм дөнья илчесе булу фикере әйтелде. Маршны оештыруда татар конгрессы, Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы, Ингушетия башлыгы, Чечня мөфтияте, Мөфтиләр Шурасы, Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте (ДУМ АЧР), Урыс православие чиркәве һәм башка дини һәм милли оешмалар ярдәм итә. Марш 6337 кмга сузыла Мөселманнарның һәм христианнарның уртак маршы 6337 кмга сузыла. Шуның 4800 чакрымын автобуста, калганын җәяү узу каралган. Марш Грозный, Магас, Владикавказ, Тбилиси, Батуми, Истанбул, Әнкара, Амман шәһәрләре аша узачак. Җәяүле марш Грозный шәһәрендә башланып китә. Христианнар өчен марш Иерусалим, мөселманнар өчен Мәдинә шәһәрендә тәмамланачак. “Тарик Ал Кадыр” маршында теләгән һәркем катнаша ала.

Александр Долгов, tatar-islam.com

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана