Рамазан әл-Бутый РИУда лекция укыды

25 май 2012 ел 13:40

Танылган дин әһеле, Димәшкъ университетының (Сүрия) шәригать факультетында декан урынбасары булып эшләүче Тәүфикъ Рамазан әл-Бутый Россия ислам университетына килде һәм студентларга берничә лекция сөйләде.

Лекцияләр, нигездә, ислам икътисадына һәм финансларына, гаилә кыйммәтләрен (җәмгыятьне) саклау темасына багышланды.

Дөньядагы бозыклыкларның килеп чыгуы һәм аларга каршы тору өчен диннең роле, әдәп-әхлактан башка икътисадның үсә алмавы... Галим әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылып үтеп, Татарстан мөселманнарына уңай мөнәсәбәтен белдерде.

Тәүфикъ әл-Бутый лекцияләр белән чыгыш ясаудан тыш, РИУ студентлары һәм мөгаллимнәре белән аралашты, аларның ислам икътисады, гаилә мөнәсәбәтләре буенча булган теоретик сорауларына җавап бирде, шулай ук шәригать кануннарын сәүдә-акча мөнәсәбәтләрендә куллануның гамәли аспектлары турында сөйләде. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, бу – соңгы атна эчендә галимнең РИУга икенче мәртәбә килүе. 16 май көнне ул Коръән ятлау буенча узган Олимпиадада катнашкан иде.

21 май көнне галим Болгар шәһәрендә узган тантаналы вакыйгаларда да катнашты. Республикабызның дин үсешенә киләчәктә үзеннән зур ярдәм-өлеш кертергә ниятләвен җиткерде. Сүрия кунагы Татарстанны бик тә ошатып китте. 

Айдар КАРИБУЛЛИН 

"Дин вә мәгыйшт" газетасыннан

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана