Коръән елында татар имамнары язуы шрифт төренә әйләнер

20 гыйнвар 2012 ел 10:35

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республикада 2012 ел - Коръән елы дип игълан ителде. Дин әһелләрен изге китапка мондый җитди игътибар юнәлтергә ни этәргән? Алар бу елда ниләр эшләргә җыена? Коръән елын уздыруга кагылышлы сорауларга нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якуп җавап бирде.

- Вәлиулла хәзрәт, ни өчен нәзарәт Коръән елын үткәрергә булды?

- 225 ел элек Россиядә патшабикә Екатерина II рөхсәте белән Санкт-Петербургта беренче тапкыр басма Коръән нәшер ителде. Без бу вакыйганы "Казан басмасы" дип исемләнгән бер феноменның чишмә башы дип әйтәбез. Чөнки Санкт-Петербургтагы типография өчен хәрефләрне дә безнең татар имамнары язган. 1803 елда инде Коръән Казанда басыла башлаган һәм йөзләгән мәртәбә нәшер ителгән. Менә шушы түгәрәк датага бәйләп Коръән елын игълан итәргә килештек.

- Изге китап елы кысаларында нинди чаралар оештырырга җыенасыз?

- Чараларга килгәндә, тулаем бер программа нигезендә эшләргә ниятлибез. Нәзарәттә Коръән елына кагылышлы чараларны оештыру комитеты эшләячәк һәм аның утырышы гыйнвар ахыры - февраль башларында булачак. Хәзер әле кайбер тәкъдимнәрне җыябыз. Иң беренче чиратта Коръән уку конкурсларын тәртипкә китерергә булдык. Элгәре аны уздырганда билгеле бер эзлеклелек сакланмады. Нинди конкурсны карасаң да, ул җирлеккә бәйле. Әйтик, башта авылда, аннары район, шәһәр күләмендә... Бездә андый нәрсә юк иде. Быелдан башлап Коръән уку конкурсына да шундый эзлеклелек кертергә уйладык. Февральдә - мәчетләрдә, мартта - мөхтәсибәтләрдә, аннары - казыятьләрдә, көз көне инде республика һәм Россия күләмендә уздырырга дигән план бар. Болай эшләгәндә фәлән кешенең республикада "Иң яхшы Коръән укучы" икәнлеге билгеле була инде.

Ел дәвамында төрле темаларга конференцияләр уздырырга телибез. Мәсәлән, "Коръән һәм сәламәтлек", "Коръән һәм тәрбия"... Бу уңайдан темаларны, фикерләрне әле туплыйбыз.

- Ә "Казан басмасы"на турыдан-туры бәйле аерым ниятләрегез юкмы?

- Әлегә "Казан бамасы" язуы рәсем рәвешендә кулланыла, ул компьютерга кермәгән. Менә шушы хәлгә без быел үзгәреш кертергә уйлыйбыз. Ягъни, бу "Казан басмасы"ның шрифтын компютерларга кертергә. Әлегә кадәр аны фәкать ксерокопия рәвешендә генә баса идек. Хәзер "word" битенә "казани" яки "казанлы" исеме белән гарәп шрифтының "Казан басмасы"ндагы бер рәвешен кертәбез. Яңа шрифт эшлибез. "Казан басмасы"на булгач ул "казанлы" яки "казани" дип аталырга тиештер. Әле бу эшне башкарып чыкмадык, хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр калды. Кайбер уңышларыбыз да бар. Шуңа күрә яңа төр шрифт быел эшләнер дип көтәбез.

Өстәмә

Якын арада “Intertat.ru” газетасы Коръән елы уңаеннан изге китапның татар халкы белән бәйле бай тарихына, басылу-таралу үзенчәлекләренә багышланган язмалар сериясен башлаячак.


Айзирәк ГӘРӘЕВА

Чыганак: www.intertat.ru

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана