Яңа елга өр-яңа планнар белән!

05 гыйнвар 2012 ел 14:18

Елның-елында Балтач мөхтәсибәте ел тәмамлану, уңышларны барлау, фидакарьләрне зурлау, хәл ителмәгән мәсьәләләрне чишү юлларын билгеләү өчен җыен-бәйрәм үткәрә.

Җыен авыллардагы мәчетләрдә укыту-тәрбия мәсьәләләренең торышына, әхлак мөгаллимнәренең эшләренә анализ ясый, халык белән эшләүнең үтемле алымнарын ачыклый. Гомумән, биредә уңышларны барлап, ирешелгәннәргә канәгатьләнеп кенә калмыйча, һәр борчыган сорауны, килеп туган кыенлыкларны уртага салып сөйләшеп, хәл итү юлларын билгеләп, ачыклап була.

Әлбәттә, җыенга килгән олуг кунаклар белән очрашу-аралашу, теләк-тәкъдимнәрне җиткерү мөмкинлеге дә күңелгә хуш килә.

Быелгы җыенга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, Балтач кодагые Рәшидә абыстай, авыл мәчетләре имамнары, абыстайлар, әхлак мөгаллимнәре чакырылган иде.

Бер төркем кунаклар “Әссәлам” мәдрәсәсенә йөрүче нәниләр төркеменең шөгыль-дәресләрен карады. Биредә әле өч яшьтән алып алты яшькә кадәрге ундүрт бала шөгыльләнә. Коръән сүрәләрен яттан укуны бәләкәй Зәкия башлап җибәрде.

Кунаклар, нәниләрнең зирәклегенә, мөгаллимәләренең белемле, ягымлы булуларына таң калып, һәммәсенә уңышлар теләде.

Җыенны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Ул авыллардан җыелган гошер сәдакаларының мул булуын куанып хәбәр итте һәм халыкка гошернең файдасын, аның мәҗбүри булуын аңлата алган имамнарга истәлек бүләкләре тапшырды.

Ә менә елның-елында гошерне иң күп җыйган (80 хуҗалыклы авылдан корылык елында да 46 капчык!) Югары Шубан авылы имамы Гаптерәис хәзрәт “Халыкка хезмәт өчен” медаленә лаек булды.

Мәгълүмат ташкыны күп булганлыктан балаларга әхлак тәрбиясе бирү бик мөһим. Бу уку елыннан Урта Көшкәт, Чепья урта мәктәпләрендә дә православие диненә нигезләнгән әхлак кануннары өйрәтелә башлады. Димәк, төрле дин әһелләренең һәм төрле милләт, төрле диндәге балаларның толерантлыгы ныгый.

Илдус хәзрәтнең Балтачка беренче генә килүе түгел. Әле мөфти булганчы ук ул Шубан төп мәктәбендә әхлак дәресләрен карап, мөгаллимнәр эшчәнлеген югары бәяләгән иде. Мөфти итеп сайлангач та районнарга сәяхәтен Балтач районы мөселман балалары сабантуеннан башлады. Шуңа ул Балтачка кайтуын туган ягына кайтуга тиңләде. Бәйрәмнең безнең районга гына хас күркәм гамәл булуын белдерде. Әхлак мөгаллимнәренең елына республикакүләм дүрт-биш ачык дәрес үткәрүләрен батырлыкка тиң чара, дип атады. “Киләчәктә хәерле буын үссен, – дип тырышып йөрүегез өчен рәхмәт. Димәк, “Диннәр тарихы”н өйрәтүгә сезнең район әзер”, – диде ул.  

Җирле хакимият белән килешеп эшләү – алдан күрүчәнлек нәтиҗәсе. Дәүләт вәкилләре дә дингә килә. Гаеттә җитәкчеләрнең катнашуы “Аллаһ каршында барыбыз да тигез”, дигән фикерне куәтли. “Без дәүләт белән бер юлдан барабыз”, – диде Илдус хәзрәт, чыгышын тәмамлап. Безнең районда мәчетләрнең коммуналь түләүләрен күмәк хуҗалыклар күтәрә.

Марат Илшат улы дин юлындагыларның барысына да үтә катлаулы, акыл, фикер тирәнлеге сорый торган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “Халык иманлы булса, җәмгыятебездәге социаль авырулар (фахишәлек, эчкечелек, наркомания) юкка чыгар”, – диде ул, әхлак мөгаллимнәре, имам, абыстайларга мөрәҗәгать итеп.

Әхлак мөгаллимнәре берләшмәсе җитәкчесе Илзирә Мортазина 22 мөгаллимнең һәркайсы үз хезмәтен фәнни югарылыкта, нанотехнологияләр кулланып, республикакүләм ачык дәрес дәрәҗәсендә башкаруын белдерде.

Фикер алышулар, киңәш-табыш итү, Рәшидә абыстай Исхакыйның вәгазьләрен тыңлый-тыңлый бәйрәм мул табын артында дәвам итте.

Менә шундый файдалы, мәгънәле, эшлекле узды ел йомгакларына багышланган җыен.

Яңа 2012 елга Аллаһның ярдәме белән өр-яңа планнар, хезмәт дәрте, иҗади хыяллар белән аяк басабыз. “Изге эшебездә ярдәмче булсаң иде”, – дип Ходайга ялварабыз.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Балтач районы Шубан төп мәктәбенең

югары категорияле әхлак мөгаллимәсе, хезмәт ветераны  

"Дин вә мәгыйшәт"газетасыннан

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана