КАМАРЕТДИН ХӘЗРӘТ (1890–1963)

26 декабрь 2011 ел 10:58

Камаретдин Баһаветдин улы Салихов – күренекле дин әһеле. Ул 1890 елда Буа районың Альших авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1912 елны Буаның “Нурия” мәдрәсәсен тәмамлый һәм шунда мөгаллим булып эшли башлый. 1917–1924 елларда Тәтеш районының Үтәмеш авылында имам-хатыйб вазифаларын башкара. 1920 елның апрелендә ул очраклы рәвештә Буадагы совет хөкүмәтенә каршы чыгышлар вакытына эләгеп, контрреволюцион хәрәкәтләрдә гаепләнеп, кулга алына. Сембер губерниясенең Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе тарафыннан ирегеннән мәхрүм ителә. Ләкин бер ел чамасы узгач, аны фәкыйрь гаиләдән, совет хөкүмәтенә яхшы мөнәсәбәттә булуын һәм авылдашларының яклап чыгуын исәпкә алып, иреккә чыгаралар.

1924 елда Камаретдин Салихов Буа районындагы Килдураз авылына күчә һәм анда мулла вазыйфаларын башкаруын дәвам иттерә. Моның белән беррәттән колхозда агач эше остасы һәм умартачы булып эшли. Ләкин 1931–1932 елларда аңа ялган сәяси гаеп тагып яңадан төрмәгә утырталар, ә гаиләсен раскулачить итәләр. Репрессиядән кайткач, ул 1937–1940 елларда Казандагы “Заречье”да артель бригадиры булып, ә 1940–1945 елларда кибет директоры булып эшли.

1945 елда ул үзенең дини эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә. 1945 елдан 1952 елга кадәр Казандагы Мәрҗәни мәчетендә имам-хатыйб вазифаларын башкара, ә 1952 елдан Әстерханның Җәмигъ мәчетендә эшли.

1956 елда Камаретдин хәзрәт Россия башкаласына күчеп килә һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб булып эшли башлый. Узган гасырның илленче еллар ахыры – алтмышынчы еллар башындагы катлаулы чорда ул Мәскәү мөселманнары тормышында зур роль уйный. Нәкъ менә аның тырышлыгы аркасында Хрущев елларындагы дингә каршы актив пропаганда вакытларында Мәскәү мөселманнары мәчете саклап калына, дини эшчәнлек киң колач җәя.

Камаретдин хәзрәткә 1958 елда дин эшләре вәкиле Бесшапошников биргән сыйфатнамәдә (характеристика) болай диелгән: …Салихов по отношению к советской власти лоялен. За время службы в должности имам-хатыба в Москве ни в чем предосудительном замечен не был. Среди верующих снискал большое уважение. Гарәп телен яхшы белгән, укымышлы Камаретдин хәзрәт көчле оештыручы һәм дипломат сыйфатларына да ия була. Моңа мисал итеп, XX йөзнең илленче елларының икенче яртысында Мәскәү Җәмигъ мәчетенең халыкара эшчәнлегенең зур роль уйнавын әйтергә була. Бу елларда СССРның тышкы сәясәтендә мөселман илләре белән зур мөнәсәбәтләр урнаша. Шул уңайдан, Камаретдин хәзрәт гарәп телендә гарәп илләренә трансляцияләнгән радио тапшыруларында актив чыгышлар ясый, мөселман илләренең илчелекләренә бара, Иран шаһиншаһы Риза-шаһ Пәхләви, Индонезия Президенты Сукарто, Сирия президенты Куатли кебек, күпсанлы чит ил кунаклары белән мәчет диварларында очраша. 1956 елның июль-август айларында ул совет делегациясе составында хаҗга бара. Хаҗдан кайтканда Каһирәдә тукталып, әл-Әзһар университетына укырга керә, андагы галимнәр белән очраша...

Камаретдин Салиховның актив эшчәнлеге дингә каршы дәүләт оешмалары игътибарыннан читтә калмый. Алар 1960 елның июленнән  газета-җурналларда хәзрәтнең дәрәҗәсен төшерүгә багышланган эшчәнлекне башлап җибәрә. Аларның бу эшләре Камаретдин хәзрәтнең соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Камаретдин Салихов 1963 елда 73 яшендә дөньядан китә, ул Мәскәүнең Даниил зиратына җирләнә.

Шундый авыр шартларда дингә хезмәт иткән Камаретдин хәзрәтнең рухы шат булсын, Аллаһ аңардан разый булсын!

Рәшид МАЛИКОВ әзерләде

Фото авторның шәхси архивыннан алынды 

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана