Дамир Исхаков: “Фәнни нигезебезнең нык булуы кирәк”

26 декабрь 2011 ел 10:07

“Бездә барган дин өлкәсендәге процессларга ачык күз белән карарга кирәк. Мәсәлән, мин үзем элеккеге Татарстан мөфтие (Госман хәзрәт Исхакый. – Н.С.) икенче срокка сайланган вакытта аны нык кына тәнкыйтьләгән идем. Мин Госман хәзрәт 2002–2006 елларга мөфти итеп сайланган вакытта катнаштым. Ул беренче срогында яхшы гына эшләгән иде. Тик икенче срогында эшләр начарайды”, – дип башлады үз сүзен тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетындагы этнологик-мониторинг үзәге җитәкчесе Дамир Исхаков.

– Ул кайсы якка начарайган иде?

– Дөресен генә әйткәндә, традицион исламны үстерү юнәлеше буенча эш начар барды. Чөнки безнең татарда традицион рәвештә сакланган исламның үзенең үзенчәлекләре бар. Ул халкыбызның тарихы һәм мәдәнияте белән бик нык бәйле. Менә шуларга таянасы урында, безгә читтән ят булган йогынтылар үтеп керә башлады. Мин, мәсәлән, үзем читтән керүчеләрне “ваһһабилар” (дошманнар. – Д.И.) дип сүкмәс идем. Минемчә, аларны да аерып карарга кирәк. Согуд Гарәбстаны – ул мөстәкыйль ил, андагы гарәпләр исламны нинди вариантта тотарга телиләр икән, шулай тотарга тиешләр. Безнең анда катнаш юк. Шуңа күрә мин аларны (Согуд Гарәбстанында яшәүче халыкны. – Д.И.), мәсәлән, мөселманнар буларак ихтирам итәм. Әмма алар экспорт рәвешендә үз вариантларын кертеп, без менә шулай яшәргә тиеш, дип, аны безгә көчләп тагарга уйлыйлар икән, моңа без каршы торырга тиешбез. Чөнки безнең үзебезнең ата-бабаларыбыздан калган исламның үзенчәлекләре халкыбыз тарихы белән бәйле. Мин күптән түгел генә “Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында сәедләр институты” (Исхаков Д.М. Институт сеййидов в Улусе Джучи и позднезолотоордынских тюрко-татарских государствах. – Казань: Изд-во “Фэн” АН РТ, 2011. – 228 с.) дигән китап яздым. Әлеге хезмәтемдә Алтын Урда чорындагы барлык халыкларның исламлашу мәсьәләсен тикшерүне бурыч итеп куйдым. Шунысы ачык күренә: безнең җирле ислам суфый тәрикатләре – Ясәвия һәм Нәкышбәнди тәрикате белән бәйле. Безнең, мәсәлән, Казан ханлыгының соңгы сәеде, данлыклы Кол Шәриф (ул, барыбызга да билгеле булганча, Казан Кремле эчендә басып алучылар белән сугышып үлә) – ул Ясәвия тәрикатенең бер вәкиле. Бу хакта шактый мәгълүматлар бар.

– Ә Нәкышбәнди тәрикате кайчан барлыкка килә?

– Ул Ясәвия тәрикате эченнән үсеп чыгып, бераз соңрак барлыкка килә (якынча XVI йөзнең икенче яртылары. – Д.И.), ягъни Казан ханлыгы таркалганнан соң гына көчәя башлый. Иң кызыгы шунда: безгә Ясәвия тәрикатенең үтеп керүе – бернинди Идел Болгарстаны белән дә бәйле түгел. Ул – Алтын Урда чорында барган процесслар һәм бу чорда яшәгән татар элитасының ислам динен кабул итүе белән бәйле. Исламны алып килгән кешеләрнең барысы да Харәземнән килүчеләр. Һәм безне төп тарихи җепләр Харәземгә тарта. Шуннан чыгып фикер йөрткәндә, безнең традицион исламга булган карашыбыз әле дә булса ялгыш булып кала бирә. “Традицион ислам” дигән вакытта, аны безгә үзебезнең тарихи чыганакларга таянып күтәрергә кирәк. Иң кызганычы шул: читтән кергән йогынтыларга каршы тору өчен, традицион исламны күтәрергә кирәк дип тотындылар, ә бит, дөресен генә әйткән вакытта, татарның традицион исламы буенча бер фәнни хезмәт тә юк. Мин быелдан башлап шушы проблемаларны өйрәнү өчен бер аспирант алдым. Максатыбыз – беренчеләрдән булып татарның традицион исламын төрле яклап тасвирлау.

– Ә татарның традицион исламы турында нинди күзаллаулар тудырырга мөмкин?

– Аның бик күп үзенчәлекләре бар, чөнки ислам дине безгә кергәннән соң, ул тарихи рәвештә үскән, аны җирле элементларны үзенә керткән. Мин моңа бер мисал китереп уза алам. Әйтик, элек-электән татарларда Мәүлед бәйрәме булган. Ә бит бу бәйрәм гарәпләрдә алай ук таралмаган. Ул – бездә, төрекләрдә һәм Урта Азиядә бар. Татарларда аеруча да көчле. Бу мәсьәләләр буенча үз вакытында композитор Мәсгудә Шәмсетдинова бер фәнни хезмәт язган иде. Шуннан күренгәнчә, Мәүлед бәйрәмен үткәрү – бер үк вакытта, ул суфыйчылык белән дә бәйле. Аны шуннан башка аерып карап булмый. Аннан соң бит безнең күп кенә изгеләр күмелгән урыннар бар. Татар галимнәренең исәбе буенча, Идел буе төбәгендә ике йөзгә якын изгеләр күмелгән урын бар. Изгеләрнең шәхесен тикшерә башлыйбыз икән, бу очракта да без суфый тәрикате вәкилләренә яисә шулар белән бәйле шәехләр күмелгән урыннарга килеп чыгачакбыз. Миңа Биләр янындагы Мәлүм хуҗаның кабере (аны хәзер Изгеләр чишмәсе урыны дип атыйлар. – Д.И.) янында халыкның акчалар ташлап, ярыммәҗүси “обряд”лар ясавы бик тә сәер һәм көлке тоела. Бу бит наданлыктан килеп чыга. Әмма Мәлүм хуҗа бит реаль шәхес булган. Аның артыннан китсәң, бик кызык әйберләргә барып тоташуың бар. Минем уйлавымча, ул – монголларга кадәр ислам динен кабул иткән кыпчакларның бер лидеры. Тарихта билгеле булган Балынбәк күмелгән анда. Аны шулай “хуҗа” дип зурлап (билгеле булганча, анда бер дөрбә дә булган. – Д.И.) күтәреп чыгу – ул шушы монголларга кадәр ислам кабул иткән төркемнең молголларны исламлаштыруда катнашуы белән бәйле. Мин бу күренешләрне читтән генә булса да күзәтеп киләм. Безнең Болгардагы исламны гына күтәрүебез – тамырдан ялгыш. Чөнки Алтын Урда чорында булган процессларны өйрәнмичә торып, шуннан башка безгә үзебезнең татар булып калып, ничек иттереп мөселман булып яшәвебезне аңлау бик кыен. Аны бөтен җирлектә карарга кирәк. Мин моңа аеруча басым ясап әйтәм, чөнки татарда булган исламның тарихи ягы бик начар өйрәнелгән. “Безнең борынгы болгар бабаларыбыз исламны кабул иткән дә, без шуннан соң мөселман булганбыз” дигән карашны гына сукалап йөрү – ул фәнгә бернинди дә яңалык бирми. Әйтерсең лә, шуның белән ислам дине тукталган?! Мин тарихчы-этнограф буларак шуны әйтә алам: болгар чорындагы исламның нинди булуы турында бер генә мәгълүмат та сакланмаган. Аларның мөселман булулары турында билгеле – монысы бәхәссез, әмма кайсы тәрикатькә караган, андагы ислам үзенчәлекләре нинди булган, бу хакта бернәрсә дә юк. Кызганыч. Хәтта менә Болгар шәһәре урынындагы сәхабәләр күмелгән каберлек (бу хакта ислам динен алып килүчеләр дигән легендалар да бар. – Д.И.) тә исбат ителгән әйбер түгел бит. Мин уйлыйм, бәлки алар Алтын Урда чорында килгән шәхесләрдер. Чөнки шул вакытта да сәхабәләр килгән, алар Алтын Урданың элитасын исламга күчергән вакытта катнашкан. Аннан соң тагын бер кызыклы әйбер бар. Галимнәр шундый фикергә килде: болгар исламы – ул бик сугышчан ислам булган. Ул вакытта бөтен тирә-якта мәҗүсиләр булган, алар хәрби көчләр кулланып, мәҗүсиләргә каршы сугышлар алып барган. Ягъни, Алтын Урда чорындагы кебек тыныч мөнәсәбәтләр беркайчан да булмаган. Алтын Урда чорында диннәр бер-берсе янында яшәп, анда динара мөнәсәбәтләр тыныч булган. Без бары тик Болгар исламын гына күтәрә башласак, аның бу ягы да килеп чыгачак. Бу хакта әле уйлаган кеше дә юк. Андый әйберләр бик күп. Шуңа күрә, “традицион ислам” дип сөйләшә башлыйбыз икән, әүвәл безгә аның нинди формаларда яшәгәнлеген өйрәнергә кирәк булачак. Аеруча аның гореф-гадәтләргә катнашкан өлешләрен. Әйтик, бездә кеше үлгәч, аның “өчесе”н, “җидесе”н, “кырыгы”н билгеләп үтү бар бит.

– Ә ни өчен безнең бу йолаларга гарәпләр каршы чыкты соң?

– Билгеле, бу мөселман гадәте түгел. Ул – безнең төрки бабалардан кергән гадәт. Чынлыкта, ислам бит аңа каршы килми. Бәлки без бу юл белән совет чорында исламны саклап та калганбыздыр әле. Моны инкарь итәргә кирәк түгел, моны бары тик аңларга гына кирәк. Аның исламга турыдан-туры бәйле һәм аңа бәйләнмәгән өлеше бар. Әмма аларны аңлау өчен ул мәсьәләләрне иң башта өйрәнергә кирәк, аннан соң гына халыкка аңлатырга кирәк. Безнең халык белми бит ул нәрсәләрне. Югарыда әйткәнемчә, Биләр шәһәрчеге янында кешеләр Изгеләр күмелгән урынга дип чишмәгә акча аталар. Билгеле, бу – мәҗүсилек. Чөнки анда яткан кеше бернинди дә мәҗүси түгел. Ул – фәкать мөселман юлбашчыларының берсе. Элек халык шул шәхесне искә алырга йөргән. Суфыйлар белән бәйле булганга күрә, ул шул вакытта суфыйчылык звеносы булып торган. Халык хәзер боларның бөтенесен дә оныткан. Шуны онытканга күрә, шуңа шулай итеп барып табынырга кирәк икән дип уйлый инде. Бу бит наданлык дигән сүз. Шул ук Изге Болгар җыены вакытында да Җәмигъ мәчет баганасы янында халык шуңа тотынып әйләнә. Шунда әйләнүче хатын-кызлар: “Монда әйләнсәң, бала була икән”, – ди. Әмма, әйләнү – ул бит суфый зикрыннан калган бер элемент кына бит. Традициясе калган, тик безнең очракта халык нәрсә эшләгәнен аңламыйча хәрәкәт итә. Ул бала туу белән берничек тә бәйле түгел. Менә шундый әйберләрне өйрәнеп, халыкка аңлатырга кирәк. Безнең нинди традицион элементлар бар, ул тарихи яктан кайчан килеп чыккан һәм ул нәрсә белән бәйле? Надан рәвештә, күзне ачып карамыйча кереп китәргә кирәк түгел. Аңлап хәрәкәт итәргә кирәк. Бу юнәлештә безнең эш бик аз эшләнгән. Шуңа күрә, Диния нәзарәтләре читтән кергән йогынтыларга каршы көрәшергә уйлый икән, башта шушы якны фәнни өйрәнү кирәк. Шул вакытта гына без үзебезнең исламның үзенчәлекләрен дөрес аңлаячакбыз. Бу хакта безнең бүгенге көндә чыгарып сала торган бер генә хезмәтебез дә юк. Эш анда гына да түгел, безгә дин белгечләре язган китапларның эчтәлеген дә яңадан карарга кирәк. Татар дин белгечләре (Мәрҗани, Бигиевлар һ.б.) язган йөзгә якын әһәмиятле китап бар, дип әйтәләр. Шул йөз китапның бишесе генә яңадан чыгарылды. Әле чыгарылды гына бит әле ул, әмма аның эчтәлеге турында уйланырга кирәк, аңа хәзерге заманча трактовка бирергә кирәк. Моңа әле тотынган кеше дә юк. Шуңа күрә: “Без мөселманнар, без белемле”, – дип әйтүебез, ул безнең бабаларыбыз эшләгән эшкә генә таянып, үзебез аның нәрсә икәнлеген аңламыйча гына хәрәкәт итү ул. Бу – шапырынуның бер төре. Безгә башка милләтләр алдында мактанганчы, әүвәл үзебезнең кем икәнлегебезне аңларга кирәк, ә аның өчен бөтен шушы фәнни мәсьәләләрнең эченә кереп чуммыйча булмый.

P.S.: шушы көннәрдә генә олуг галимебез Дамир Исхаковның гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее булды. Без аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм зурдан-зур иҗади уңышлар насыйп булуын телибез!

Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ                                 

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

     

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана