Мөселман календаре көннәрне догалы итә

20 декабрь 2011 ел 11:07

Журналист Нәсимә Мөхәммәтсадыйк укучыларга Чаллыда дөнья күрүче “Көмеш кыңгырау” газеты һәм аның кушымтасы “Фатыйха” аша яхшы таныш. Бар сәләтен – иҗатын балалар матбугатына багышлаган каләм иясе лаеклы ялга чыккач та яшь укучыларыннан аерылмый - «Фатиха» дип аталган татар-мөселман балалар календарен нәшер итте.

Соңгы елларда өлкәннәр өчен берничә төрле китап рәвешендәге дини календарь даими басылып килә. Ә менә балаларга дип махсус аталып чыкканы юк иде әле. Календарь буларак эшләнсә дә, ул күбрәк балаларны тәрбияләү өчен кирәкле кулланма-китапны хәтерләтә. Нәсимә ханым үзе дә моны инкарь итми кебек. “Балаларга кадәр китапны башта ата-ана кулына ала. Ә ата-ана балалар белергә тиешлене дә белми бит әле ул. Монда язылганнарны укып, улларына, кызларына җиткерсәләр, аңлатсалар бик яхшы булыр. Динебезне өйрәнеп, белеп һәм олылап үскән бала иманлы булыр”, - ди ул.

Татар мөселман балалары календаре чыгу, әлбәттә, татар матбугатында зур яңалык. Миңа калса, бу эшкә нәкъ менә Нәсимә ханымның алынуы юкка түгел. Ул элек-электән татар балалар матбугатында эшләгән журналист. Сигез ел дәвамында “Көмеш кыңгырау” газетасын җитәкләде. Соңгы алты елда шушы  газетның “Фатыйха” исемле мөселман балаларына багышланган кушымтасын чыгарып килде. Бу хакта ул үзе: “Кушымтаны яраттылар, хатлар бик күп килде.  “Фатыйха”ны чыгарырга лаеклы мөхәррир булырга омтылып, намазга бастым, ике мәдрәсә тәмамладым, Аллага шөкер”, - ди.

Инде менә кушымтаны календарь итеп тәкъдим итәргә булган. Аңа КФУ журналистика һәм социология факультетының Чаллыдагы филиалын тәмамлаган кызы Нәфисә ярдәмгә килгән. “Уйлап-уйлап йөрдем дә, өлкәннәр өчен чыгаралар бит, нигә әле балалар өчен махсус эшләмәскә дип, тупларга тотындым. Календарь булуы аның таралып китүенә дә этәргеч бирә. Тиражын ун мең иттек. Китап чыгару өлкәсендә тәҗрибәм юк, шуңа күрә бу кадәр чыгарып ялгыштым бугай дип куркуга калдым. Хәзер тынычлана төштем. Иң беренче сынауны Балтачта үттек. Аллага шөкер, бу төр басмага ихтыяҗ бар икән, 3-4 сәгать эчендә 16-17 кап саттык. Бер капта 14 данә. Хәзер шалтыратучылар да күп”, - дип сөйләде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә ханым.

Календарьне бастырырга 400 мең сумнан артык акча кирәк булган. Шуңа күрәдер анда азмы-күпме реклама да урын алган. Моннан тыш төзүче-автор иганәчеләргә рәхмәтле. Хәзер ул 2012 ел өчен чыгарылганны сатып бетерергә, сатудан кергән акчага икенчесен бастырырга өметләнә.

Басманы кулга алгач та, иң беренче чиратта, татар балаларының бик күркәм фотолары күзгә ташлана. Белгәнебезчә, балалар фотосы басмаларда гадәттә  бизәк буларак киң кулланыла, чөнки алар берәүне дә битараф калдырмый, үзләренә җәлеп итә торган бер “җим” булып тора. Монда да шундыйрак уйдан куелганнардыр дисәм, бөтенләй башка максат күз алдында тотылган икән.  Фотоларда Чаллыда яшәүче төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган балалар булып чыкты. Алар турында кыскача мәгълүмат та урын алган. Бу инде үзенә күрә бер үрнәк-өлге күрсәтү булып тора. Әйтик, тышлыктага егет - “Татар малае” конкурсында җиңгән Чаллының 12 нче мәктәп укучысы Илшат Вәлиуллин. “Илшат бик тырыш егет, “4” кә, “5” кә геә укый. “Сабак” телетапшыруларын да алып бара”, - диелгән аның турында.

Башка календарьлардан аермалы буларак, басмада төсле битләр күп. “Балалар ялтырап торган матур әйберне кулларына алырга ярата. Менә шуңа күрә гадәти битләрне дә бизәргә тырыштык”, - ди Нәсимә апа. Басманың тагын бер үзенчәлеге – укучылар белән элемтә урнаштыру максатыннан “Үзебезне сынап карыйк” исеме астында конкурс игълан ителгән. Дини эчтәлекле язмалар белән бергә Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Кадыйр Сибгатуллин кебек олуг шәхесләребезнең шигырьләре урын алуы да аның эчтәлеген баета.

Айзирәк Гәрәева

Чыганак: http://intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана