Чәршәмбе, кич: эшләр планлаштырмаска

04 декабрь 2011 ел 19:31

Яшьләр һәрвакыт җәмгыятьтә зур роль уйнаучы төркем булып тора. Үз фикерләрен тормышка ашырырга теләгән лидерлар да яшьләр белән эшләүне өстенрәк күрә, чөнки алар һәрвакыт яңалыкка, тормышны яхшыга үзгәртергә ашкынып тора. Тормыш матураер, ямьләнер дигән якты уйлар белән яшиләр. Дөньяның алга китешенә тамчы гына булса да үз өлешен кертү теләге белән янып, җәмгыятькә, кешеләргә  файдалы булу турында хыялланалар. Казанның татар мөселман  яшьләре буш вакытларын ничек уздыра соң? Нинди уй-теләкләр белән янып йөри алар? Бу язмамда мин шушы сорауларга җавап табарга телим.          

Казанда татар яшьләренә үсү, вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен мөмкинлекләр бик күп. Театр, музей, концерт, кино, күргәзмәләр турында әйтеп тә торасы юк. Шулай ук Казанда “Шәрык”, “Фикер”, “Алтын урта” клублары эшли. Аларның һәрберсенең үз максаты, үз юнәлеше, үз аудиториясе бар. Ә хәзер соңгысы турында тулырак.

“Алтын урта”  моннан бер ел элек оеша. Баштарак ул мастер-класслар үткәрү белән шөгыльләнә, ә февраль аеннан Үзәкләшкән дини оешма –  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте составына кергәч, ул инде эшчәнлеген киңәйтә: атна саен очрашулар үтә, кызлар клубы эшли башлый, активистлардан торган төркем өстәмә чаралар оештыра. “Алтын урта” клубының максаты – татар мөселман яшьләрен бергә туплау, аларны төрле радикаль агымнарга иярүдән саклап калу, тормыш офыкларын киңәйтү.

“Алтын урта” һәр чәршәмбе һәм җомга көнне очрашулар оештыра. Чәршәмбе көнне очрашуга һәркем килә ала, ә җомга көнне егетләргә ишекләр ябык, бу көнне кызлар өчен оештырылган махсус кичәләр була. Очрашуларга тормышның төрле өлкәсенә караган һөнәр ияләре һәм дин белгечләре килә. Һәр очрашу кызыклы һәм, иң мөһиме, файдалы үтә. Катнашучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап таба ала. Бергә-бергә уртак проектлар төзелә.

         Клубның аудиториясен күбесенчә дини яшьләр тәшкил итә. Төрле уку йортларыннан җыелган бу яшьләрне дөньяны яхшыга үзгәртү, аны аз булса да начарлыклардан арындыру теләге берләштерә. Авыр хәлдәге кешеләргә булышуда төрле акцияләр үткәрелә. Төрле чараларда актив катнашып, музейларга, күренекле шәхесләргә кунакка барып, хәйрия эшләре оештырып, намаз укыган егетләрнең һәм яулык кигән кызларның бер дә ябылып кына ятмаганлыгын, ә актив тормыш алып барганлыгын исбатлый алар.

Бәйрәмнәр дә шәригать кануннарына хилафлык китермичә, бик күңелле һәм файдалы уза. Үзләренең тормышка шундый карашлары белән бу яшьләр бик күпләргә үрнәк булып тора һәм җәмгыятьтә туган бик күп стереотипларга нокта куя. Үз араларында гына йөргән шаяртулары да бар, шуларның берсе яңа килүчеләргә әйтелә: “моннан кирегә юл юк”. Чыннан да кичәләрең берәрсенә килгән кеше, актив катнашучыга әверелә.

         “Алтын урта” – ул, шулай ук, дусларның очрашу урыны да, Казанның төрле почмакларында, төрле өлкәләрдә яшәгән, ә ял көннәрендә башка эшләр белән мәшгуль кешеләр нәкъ менә “Алтын урта”да очраша, аралаша, соңгы яңалыклар белән бүлешә, әңгәмә ахырында ярый әле “Алтын урта” бар, ничек кенә күрешергә җай табар идек, дип өстәп куела.

Әлбәттә, эш барышында җитешсезлекләр дә булгалыйдыр, әмма хата булмасын дип, тик кенә утыру – ул үзе хата булыр иде. Иң мөһиме: мондагы яшьләр һәрвакыт үз өсләрендә эшләргә, яхшырак булырга омтыла. Кыскача әйткәндә, “Алтын урта” да тормыш гөрли. Ә без исә клуб турында күбрәк белергә теләүчеләрне мөфтияттә көтеп калабыз. Монда сезне һәрвакыт якты йөз, күңелгә хуш килерлек әңгәмә, кызыклы шәхесләр каршы алачак.

Ландыш ИБРАҺИМОВА,

ALTINURTA.RU

Фирдүс Минһаҗев фотосы

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана