Һәр мәчет яны корбан чалу урыны түгел

28 октябрь 2011 ел 14:26

Быел корбанлык сарык уртача 4 мең сум тора. Бу турыда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышында карар да кабул ителде.

Шулай итеп, корбан сарыгы бәясе, узган ел белән чагыштырганда, әллә ни күтәрелмәде. Бүтән мәгълүмат чаралары биргән хәбәрләргә караганда, бәя 3500 сумнан алып биш мең биш йөзгә кадәр тирбәлә. Әйтик, Казандагы “Мәрҗани” мәчетендә бер корбанлык “быел 4500-5000 сум булыр”, диделәр.


Казанда корбан кайларда чалыначак?

Татарстан башкаласында алтмышлап мәчет бар. Әмма аларның барысы да корбан чалу урыны була алмый. “Быел шәһәрдә корбан 3-4 урында гына чалыначак. Бу гамәлне үтәү шартлары булган мәчетләргә генә бу эшне башкарырга рөхсәт ителгән. Әйтик, “Мәрҗани”, “Ризван” мәчетләренә, шулай ук шәһәребез бистәләрендәге кайбер иман йортларына”, – диде “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Корбан чалу үтәчәк төп урын – шәһәр үзәгендәге “Мәрҗани” мәчетенә караган мәйдан. Дин әһелләре биредә санитар нормаларга туры килгән махсус урында казанлыларга изге ниятләрен тормышка ашырырга ярдәм итәргә әзер. Тагын бер махсус урын бар – анысы Бертуган Петряевлар урамында.

 

Әле соң түгел...

Бүгенге көндә “Мәрҗани” мәчетенә йөзгә якын кеше корбан чалдырырга теләк белдереп мөрәҗәгать иткән инде. Шулай да, Илфар хәзрәт әйтүенчә, Казанда әлеге иман йортында һәм башка урыннарда да заказлар кабул итү дәвам итә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, 6 ноябрьдә корбан чалдырырга өлгермәгәннәр 7, 8 ноябрь көннәрендә дә килә алачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да корбан чалуга гаризалар кабул итә. Корбан ите мохтаҗ гаиләләргә, ятим-мескеннәргә таратылачак. Бер корбанлыкның бәясе – 4500 сум.

Алар теләге булганардан гаризаларны Казанның Лобачевский урамында урнашкан 6 нчы йортта кабул итә. Кызыксынучылар түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керә ала: +7 (843) 236-46-32, 264-60-08. Факс: +7 (843) 236-37-62. Сарык өчен аста китерелгән исәп-хисап  счёты аша акча күчерергә мөмкин:

 

ИНН 1655068682

ОГРН 1091600003153

р/с 40703810400020000071 в ОАО "Ак Барс" Банк в г.Казани

к/с 30101810000000000805

БИК 049205805

 

Казанның Юдино бистәсендәге дин әһелләре Корбан бәйрәме якынлашу турында хәбәр таратуның иң гади юлын сайлаган. Берничә атна элек бистә йортларының подъезд ишекләренә “Корбан бәйрәме якынлашу уңаеннан “Җомга” мәчете янында корбан чалу йоласын үтәү оештырыла”, – дип язылган белдерүләр элеп чыктылар. Шул рәвешле бөтен бистә мөселманнары Корбан бәйрәме җитүеннән хәбәрдар булды. Һәм күп урыннарда белдерү кәгазенең телефон язылган өлеше тиз арада юкка чыкты. Димәк, корбан чалдырырга теләүчеләр аз түгел. Тик шул хакта белешү максатыннан берничә мәртәбә белдерүдә язылган телефонга шалтыратуга карамастан, трубканы алучы булмады... Бәлки инде корбанлык сарыклары беткәндер... – дип яза Татарстан Республикасының intertat.ru электрон газетасы.

 

Галәм изге нур белән тула

Гает намазы Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә укыла. Ул быел 6 ноябрьгә туры киләчәк.

Бу бәйрәм көнне мөселманнар иртә таңнан торып мәчетләргә гает намазы укырга бара. Гаеткә барганда юлда туктап:  “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләллааһу уәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”, ягъни “Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, бөек Аллаһтан гайре Иләһ юктыр, Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактау булсын”, дип тәгъбир әйтү сөннәт гамәлләрдән санала. Гает намазыннан соң мөселман кешесе корбан чалып, туганнарын, күршеләрен, фәкыйрьләрне сыйларга тиеш.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тәкъдим иткән үрнәк вәгазьдә әйтелгәнчә, “бу изге көндә күк капуслары ачык була, барлык фәрештәләр Аллаһтан адәм балаларының гөнаһларын кичерүне сорап, изге тәсбихтә булалар. Бу изге таңда мәчет манараларыннан әйтелгән азан, кылынган изге гамәлләр хөрмәтенә Аллаһ рәхмәте белән галәм изге нур белән тула”.

Корбан бәйрәме тарихына килгәндә, Ибраһим галәйһиссәләмнең озак еллар баласы булмый. Ул: “Әгәр улым туса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем”, – дип, нәзер әйткән була. Ибраһим галәйһиссәләмнең улы туа, аңа Исмәгыйль исеме бирелә. Берничә еллар үткәч, Ибраһим (г.с.) Мәккә шәһәрендә булган вакытта, төшләр күрә башлый. Ул төшләрдә Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмгә улы Исмәгыйльне корбан чалырга куша.

Дини китапларда: “Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә бәндәнең каннарын түгүче түгел, ул бары Ибраһим галәйһиссәләмне шул рәвешчә сынады, Исмәгыйль галәйһиссәләм үзе дә сынатмады. Әтисе аны корбан итеп чалырга алып барганда, шайтан котыртты: “Сине атаң мәйданга алып бармый, ул сине чалырга алып бара бит”, – дигән иде. Исмәгыйль галәйһиссәләмнең иманы бик нык була. Ул бу хәлдә: “Әгәр дә бу Аллаһның әмере булса, без аны үтәячәкбез”, – дип әйтеп, шайтанны ташлар атып куа. Ибраһим галәйһиссәләмнең улы Исмәгыйль (г.с.) арасында булган сөйләшүне Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә дә китерә: “Ибраһим әйтте: “Ий углым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап карачы, бу эшкә ничек карыйсың?” Улы Исмәгыйль әйтте: “Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың” (“Саффат (Сафта торучылар)” сүрәсе, 102 нче аять). Ибраһим улын бугазлыйм дип торган мәлдә Җәбраил фәрештә килеп, аны тыйган. Аллаһы Тәгалә әмере белән, улы урынына бер куй китереп, шуны корбан итеп чалырга кушкан. Җәбраил фәрештә шушы куйны китергәч: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр”, – дип әйткән. Ибраһим (г.с.) тәкбирне ишеткәч: “Ләә иләһә илләллааһу уәллаһу әкбәр”, – дигән һәм аннан соң Исмәгыйль (г.с.) болай дип өстәгән: “Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”. Хәзерге вакытта мөселманнар бу сүзләрне Корбан бәйрәме көннәрендә һәр фарыз намаздан соң кабатлый”, – диелгән.

Айзирәк ГӘРӘЕВА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана