“Метеор кебек ялтырады”

14 октябрь 2011 ел 10:04

“Гап-гади татар авылында егерме ел эчендә бишенче тапкыр фәнни-гамәли конференция оештырыла. Һәм, беренчесендәге кебек үк, күпме кеше җыелган! Без бу юлы да бертуган Бубыйларның эшчәнлеге никадәр дәрәҗәле, никадәр әһәмиятле булуы хакында сөйләшергә җыелдык”.

“Иж-Бубый мәдрәсәсе – рухи мирас” темасына багышланган фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгышын Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова әнә шундый сүзләр белән башлады. Бубыйлар эшчәнлегенең бөтен татар халкы өчен булган әһәмиятен бик тә кызыклы дәлилләр белән раслады ул. Мәсәлән, моннан җиде ел элек Казан дәүләт университеты (хәзерге КФУ), бөтен дөнья галимнәрен җыеп, үзенең 200 еллык юбилеен зурлап билгеләде. Ә XX гасыр башында “Татар университеты”, “Мөселман академиясе” исеменә лаек булган Иж-Бубый мәдрәсәсенә моннан 230 ел элек үк, ягъни 1781 елда нигез салынган. Димәк, ул Казан университетыннан чирек гасыр чамасы өлкәнрәк булып чыга. Горурланырга урын бармы? Һичшиксез, бар!

Быел Иж-Бубый авылын мәгариф учагына әверелдереп, бөтен татар-мөселман дөньясына таныткан бертуган Бубыйларның да юбилей елы. Гобәйдулла Бубый дөньяга килүгә 145, Габдулла Бубыйның тууына 140 ел.

Мәгълүм булганча, Бубыйлар эшчәнлеге Совет власте елларында йозак астында тотылганда язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев алар турында “Казан утлары” журналында зур күләмле мәкалә бастырып чыгара. Ул 1896-1911 елларда Иж-Бубый авылы “метеор кебек ялтырап алды” дигән бәяләмәсен биреп, үзенә кыенлык алса да, Нигъмәтуллиннар эшчәнлеген халыкка җиткерә.

Туган авыллары Иж-Бубыйны бөтен Россиядә дан-шөһрәт казанган, төрки-мөселман дөньясында зур абруйга ия булган белем учагына әверелдерү өчен Нигъмәтуллиннарның бөтен гаиләсе җаннарын-тәннәрен кызганмыйча эшли. Истанбулда төпле дөньяви белем алган Гобәйдулла Габделгалләм углы Бубыйда мәдрәсәне яңартуның теоретик нигезләрен булдырса, Габдулла Бубый аның гамәли җитәкчесе булган. Ул җәмәгать эшлеклесе һәм ялкынлы публицист буларак та киң таныла.

Филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрдановның “Татар мәгърифәтенең күренекле төбәге” дигән чыгышы да конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында Әгерҗе төбәгенең милли мәгариф тарихында зур урын биләгәнен искәрткәннән соң, Раиф Фәтхелбаян улы: “Аны хәзерге Әгерҗе районы чикләре белән генә тәңгәлләштерү дөрес булмас. Бу төбәккә элекке Вятка губернасының Сарапул һәм Алабуга өязләренә кергән бөтен татар авылларын кушып караргадыр. Ягъни хәзерге Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга районнарындагы һәм Удмурт Республикасы боларга чиктәш татар авыллары бердәм мәгърифәт атмосферасында яшәгән”.

XIX йөз ахырында татар-мөселман мәгариф системасы үзгәреш-яңарыш кичерә. Мәктәп-мәдрәсәләрдә яңача (җәдитчә) укыту тәртипләре урнаша башлый. Гасырлар буена үзгәрешсез килгән кадимчә укыту инде искергән була. Россия мөселманнары арасындагы җәдитчелекнең төп идеологларыннан берсе Исмәгыйль Гаспринский (1851-1914) була.

Бу үрнәктә беренчеләрдән булып, Әгерҗе, Бәйки һәм Бубый мәдрәсәләре үзгәртеп корылган. Иж-Бәйкидәге мәдрәсәнең ул чордагы мөгаллиме Хәялетдин Хәсәнкәев татар мәгърифәтчесе һәм дәреслекләр авторы буларак танылган. Ул 1891 елда Әгерҗедә укыткан вакытында Бакчасарайга барып, Гаспринский белән күрешкәч, җәдитчә укыту ысулларын өйрәнгән. Истанбул белән Мисырга да сәфәр кылып, алардагы уку-укыту тәртипләрен үзләштергән. Иж-Бубый мәдрәсәсе 1895 елдан башлап җәдитчә укытуга күчкән. Татар иҗтимагый фикерендә тирән эз калдырган бертуган Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлисә Бубый-Нигъмәтуллиннар тырышлыгы белән Иж-Бубый авылындагы мәдрәсә, татар җәдит мәдрәсәләренең берсе буларак, аеруча зур шөһрәт казанган.

Фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясаган тарих фәннәре кандидаты Рафилә Гыймазова, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллиналарны да залда утыручылар зур игътибар белән тыңлады. Аларның беренчесе “Татар иҗтимагый фикер үсешенә Габдулла Бубый һәм Якуб Хәлимнең керткән өлеше”, икенчесе “Тарихлардан килгән хакыйкать” темаларына тукталды.

Харис ЗАКИРОВ,

1957-1960 еллардагы Иж-Бубый мәктәбе шәкерте

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана