Фестивале бар, киносы... юк

09 сентябрь 2011 ел 15:19

Казан Халыкара мөселман кино фестиваленең конкурс программасына Татарстаннан бер генә фильмның сайланып алынуы шау-шу кузгатты бугай. Кемнәрдер кырык иләктән үткәрүче жюри төркеме татар мохитен, аның яшәешен аңламый дигән фикер үткәрде, кемнәрдер акча капчыгы­ның сай булуына сылтап калдырды. Кайберәүләр, “Бибинур”ны кабатларлык башка татар фильмы тумаячак, дип фаразлады.

Ни өчен нәфис фильмнарны быел конкурстан тыш программада гына карыйбыз соң? Ә документаль һәм нә­фис фильмнар төшерелгән ләбаса. Салават Юзеев, Рамил Төхфәтуллин, Дмитрий Тарханов, Дамир Барышевларның иҗат җимешләре туган бит әнә! Аларны тамашачы “Татарстанда төшерелгән фильмнар” дигән исем астында билгеле бер көндә карый алачак. Шулай ук Үзбәкстанда төшерелгән фильмнарга да билгеле бер вакыт каралган.

Режиссёр Рамил Төхфә­туллинның Казан халыкара мөселман кино фестивалендә беренче генә катнашуы түгел инде. Быел тамашачы аның “Алтын шимбә”сен карый алачак, әмма конкурстан тыш программада. Фильмның ни өчен сайлап алу комиссиясе аша үтмәвен ул үзе дә аңлый алмый.

– Минемчә, фильмнар жюри рәисенең зәвыгына карап сайлап алына, – ди Рамил әфәнде. – Ә мөселман кино фестиваленең жюри рәисе, һичшиксез, мөселман кешесе булырга тиеш. Конкурска үтмәгән фильм хакында кызыксынгач, төшерелгән фильмыгыз фестиваль кысаларына туры килмәде, диделәр. Күрәсең, фильм дини, милли темаларны үз эченә алмагандыр. Бәлки...

“Ә заманында дини, милли темаларны киң яктырткан “Зөләйха”ны фестивальгә алмадылар түгелме?” – дип сорыйм режиссёрдан.

– Әйе, ул вакытта бу фильмны караганнан соң үзара низаг чыгарга мөмкин, диделәр.

Артык дини темага би­релергә дә, шул ук вакытта фәлсәфә куертмыйча даими яшәешне дә чагылдырырга ярамый, ә фәкать алтын урталыкны гына таба белергә ки­рәк. Күрәсең, безнең мо­хиттә кино тудыру өчен ниндидер мөгез чыгарырга ки­рәктер. Рамил Төхфәтуллин күптән инде Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” әсәре буенча фильм төшерергә тели икән. “Ә аны җиренә җиткереп башкару өчен дәүләт ярдә­меннән башка булмый”, – ди ул.

Дәүләтнең кинема­тографиягә бүлеп биргән акча янчыгы исә ел саен саега бара. “Кызык инде бездә: фестивалебез бар, ә кинобыз юк”, – ди Рамил Төхфәтуллин.

Тагын шунысы да бар: бездә үзең теләгән теләсә нинди темага фильм тө­шереп булмый. Цензура башыңа баса. Ни өчен мө­селман ил­лә­ренең гадәти яшәеше, көнкү­реше турындагы фильмнары конкурс программасына кертелә соң, дигән сорауга менә шуннан чыгып җавап бирергә кирәктер, мөгаен. Мөстә­кыйль илнең кинематография өлкәсенә җаваплы һәм төшереләчәк фильмга чын сәнгать әсәре итеп каравы да бик мөһим роль уйный.

Юк, Татарстан режиссёрларын мактарга да, акларга да җыенмыйм. Безгә Иран, Төркия, Америка, Германия илләре кебек гадәти яшәеш­тән менә дигән фильм тө­шерү өчен кырык тапкыр казанда кайнап чыгарга кирәк. Алай дисәң, күрше Башкортстанда да менә дигән фильмнар туып ята икән ләбаса. Фестивальнең беренче көнендә Булат Йосыповның “13 нче раунд” фильмын карарга туры килде. Режиссёр әйтүенчә, фильмның премьерасын Башкортстанда 26 августта күрсәткәннәр. Режиссёр конкурстан тыш программада Казан тамашачысына әлеге фильмын күрсә­тергә дә өлгерде. “Миңа бит конкурста катнашу иң мөһиме түгел, ә сезнең тәэ­сирне күрү, сезнең фикерне ишетү бик кирәк”, – диде ул.

Күрше республикадагы ре­жиссёрның фикере күпләргә ошады. Ул кайберәү­ләргә киноның ниндидер бәйгеләрдә урын яулау өчен төшерелмәвен ассызыклап китте.

Кичә фестивальнең конкурстан тыш программасында тамашачы шулай ук Иран, Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбайҗан фильмнарын да карады. Алай гына да түгел, ике көн дәвамында яшь режиссёрларыбыз да көч сынашты әле. Фестиваль кысаларында инде өченче тапкыр Казан халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале уздырылып килә. Элек катнашучылар Россиядән генә булса, быел Украина һәм Казахстан да килеп кушылган. Гран-при иясенә 50 мең сум күләмендә акча бирелә. Фестивальнең иң яшь режиссёры исә IV сыйныфта гына укый икән. Режиссёрларыбыз, үз операторларыбыз юк, шуңа күрә читтәгеләрне чакырырга мәҗ­­­­бүрбез, дип зарлана идек, димәк, әкренләп кадр­лар әзерли башладык кына әле. Алдагысы, кем әйтмешли, Аллаһы Тәгалә кулында.

Алсу ХӘСӘНОВА.

vatantat.ru сайтыннан алынды

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана