Рөстәм Миңнеханов: “Казан үзәгендә тәртип урнаштырырга кирәк”

09 сентябрь 2011 ел 15:16

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр төзелеше кодексын бозуларга, башкаланың тарихи өлешендә республика башкаласының тышкы күренешен бозучы күпкатлы йортлар төзүгә юл куймас өчен, ТР Дәүләт архитектура-төзелеш күзәтчелеге инспекциясенә Казанның тарихи үзәгендәге барлык төзелеш объектларын тикшерергә күрсәтмә бирде. Республика башлыгы фикеренчә, Казан үзәгендә гап-гади тәртип урнаштырырга, урамнар һәм иске биналарның эчке ишегалларындагы чүп-чарны җыештырырга кирәк. 3 сентябрь көнне Рөстәм Миңнеханов Тукай, Париж Коммунасы, Мәскәү (элеккеге Киров) урамнары буйлап җәяүле экскурсия ясаганнан соң әнә шулай дип белдерде.

Маршрутны Казан экскурсоводы, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге советы әгъзасы Олеся Балтусова эшләде.

Татарстан башлыгы өчен экскурсия Тукай урамындагы 14 нче йорт яныннан башланды. Колхоз базарына илтүче әлеге урамда күп кенә ташландык-иске йортлар урнашкан, аларда торыр урыны булмаган кешеләр, шулай ук эмигрантлар яши. Урамның бер ягында күп кенә йортлар сүтелгән, ә Тукай тыкрыгында Казандагы бердәнбер керәшен чиркәве урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов Шакир солдат йортын, иң эре мөселман уку йортларыннан берсе булган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен карады.

Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановның игътибарын округта күп кенә кунакханәләр урнашуына һәм туристларга тәрәзәләрдән күңелсез күренеш ачылуына юнәлтте. Өстәвенә, Казанга килүче күп кенә туристлар нәкъ менә борынгы Казан буйлап экскурсияләргә бик теләп заказ бирә, Иске Татар бистәсендәге азкатлы йортларның ишегалларына керергә ярата. Шундый сакланып калган ишегалларның берсе – XX гасыр башында төзелгән, милли баш киемнәре (кәләпүшләр) тегү остасы Гайнетдин Сабитов йорты.

Иртәнге як булуга да карамастан, әлеге йортта яшәүчеләр ТР Президенты белән аралашырга чыкты. Йортта 14 фатир һәм бер кафе урнашкан. Биредә яшәүчеләр үз йортларын капиталь ремонт программасына кертмәүләренә зарланды, янәсе, бу “рентабельле түгел”.

Алга таба экскурсия маршруты “XIX йөз ахыры – XX йөз башында төзелгән Кәримовлар китап бастыру фирмасы биналары комплексы”, “1983 елда төзелгән сәүдәгәр Вәли Яушев йорты” аша узды – әлеге биналарның барысы да архитектура һәйкәлләре санала.

Париж Коммунасы урамында шулай ук “Нурулла” (“Печән базары”) мәчете (биналар комплексы), урамның каршы ягында “И.И.Апаков йорты – XIX йөз уртасы архитектура һәйкәле” урнашкан.

Олеся Балтусованың сүзләренә караганда, өлешчә үзенең көнчыгыш колоритын саклап калган әлеге урамга туристлар күпләп килә – биредә хәләл ризыклар әзерли торган кафе, мөселман киемнәре салоны урнашкан.

Мәскәү (элеккеге Киров) урамындагы бер бинага Үзбәк милли-мәдәни мохтәрияте реставрация үткәргән, ул биредә икенче һәм өченче катларда урнашкан. Аңа Казан университеты профессоры Карл Фукс яшәгән җимерек бина терәлеп тора. Әлеге йорт шулай ук тарихи һәйкәлләрдән санала.

Мәскәү һәм Столбов урамнары арасындагы бакча экскурсия маршрутының соңгы объекты булды.

Экскурсия тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов аның өчен Казанның тарихи өлеше буйлап берничә җәяүле маршрут әзерләргә кушты. “Без соңга калырга мөмкинбез һәм тагын берничә елдан соң шәһәрнең тарихи өлешеннән берни дә калмаячак”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов һәм Олеся Балтусова белән экскурсиядә шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров һәм башкалар булды.
 

ТР Президенты матбугат хезмәте

Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана