Мәктәпләрдә татар теле “исән кала”

27 август 2011 ел 23:00

1 сентябрьгә кадәр санаулы көннәр генә калып бара. Яңа уку елында безнең балаларыбыз  татар теле һәм әдәбияты дәресләрен ничек укыячак? Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов әлеге һәм башка сорауларга җавап бирде.

– Алдан ук шуны әйтәм, 2011-12 нче уку елында татар теле һәм әдәбиятын укытуда артык үзгәрешләр юк, – дип белдерде Илнар әфәнде. – Татар теле дә, татар әдәбияты да Татарстан Республикасының базис уку планына керә, шуңа күрә тулысынча федераль базис уку планы белән туры китерелгән.

– Татарстан мәктәпләрендә туган телне өйрәнүгә атнасына ничә сәгать бүлеп биреләчәк?

– II сыйныфтан IX сыйныфка кадәр, республикабызның дәүләт телләре булган татар һәм рус телләре тигез күләмдә өйрәнелә: II-VIII сыйныфта – атнасына өч, IX сыйныфта – ике сәгать. Башлангыч сыйныфларда  татар телендә әдәби укуга, V сыйныфтан алып – IX сыйныфка кадәр татар әдәбиятына атнасына ике сәгать куелган. Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган учреждениеләрдә һәм рус этномәдәни компонентлы  мәктәпләрдә татар әдәбияты дәресләре, узган елдагыча ук, бер сәгатькә киметелгән.

– Ә югары сыйныфлар белән эшләр ничек тора соң?

– IX-XI сыйныфларда “Татар теле” һәм “Татар әдәбияты” фәннәре мәҗбүри укытылырга тиешле фәннәр рәтенә кертелгән һәм “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турындагы” ТР Законының үтәлешенә нигезләнә. Әлеге сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре саны профильләренә карап, атнага 3 яки 8 сәгать тәшкил итә. Аның бер сәгате – татар теле, ике сәгате – татар әдәбияты. Филологик профиль буенча укучылар өчен, икенче вариант каралган: 3 сәгать татар теле һәм 5 сәгать татар әдәбияты.

– Татар телен татар һәм башка милләттән булган балаларга укытуда аерма бармы?

– Татар телен үзләштерү өчен сәгатьләр саны балаларның милләтенә карап куелмый. Барлык балалар да Тукай телен тигез күләмдә үзләштерә. Бары тик укыту методикасында гына аерма бар. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтү коммуникатив методка нигезләнгән. Дәресләрдә укытучылар аралашуның төрле ситуацияләрен тудыра. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен оештыруга аеруча зур игътибар юнәлтелә. Гомумән, безнең республикада татар телен укыту өч юнәлештә алып барыла: 1) татар мәктәпләрендә татар теле һәм татар әдәбиятын укыту; 2) рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле һәм татар әдәбиятын укыту; 3) рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбиятын укыту. Барлык дәреслекләр дә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган.

– Яңа федераль дәүләт стандартлары белән бәйле рәвештә, татар телен һәм татар әдәбиятын ни көтә?

– Чыннан да, яңа уку елында, I сыйныфтан башлап, икенче буын федераль дәүләт стандартларына күчеш башлана. Беренче сыйныфлар өчен уку-укыту методик комплекты эшләнгән. Ул “Перспектив башлангыч мәктәп” дип атала. Әлеге комплектка, федераль дәрәҗәдә расланып, татар теле һәм татар әдәбияты да кертелгән. Димәк, безнең тел мәктәпнең белем бирү системасыннан беркая да китми.

Роберт Болгарский.

etatar.ru сайтыннан алынды

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана