Казан «Рамазан-2011» ифтар мәҗлесенә әзерләнә

16 август 2011 ел 15:03

26 августта Казанда беренче тапкыр республика күләмендә ифтар мәҗлесе узачак. Анда башта өч мең кешене чакыру ниятләнгән, әмма беренче тапкыр булганга, бер меңдә тукталганнар. Ифтардан соң «Кол-Шәриф»тә махсус чара каралган.

 Татарстан президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы җитәкчесе Марат Гатин әйтүенчә, бу республика өчен яңа әйбер һәм аны уздыру башлангычы белән Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте чыккан.

 «Беренче тапкыр гына булганда без аны бер җирдә – Казанның Ярминкә мәйданында гына үткәрергә булдык. Хәзерге вакытта бу чараның оештыру комитеты аны уздыру нечкәлекләрен хәл итә», ди ул.

Марат Гатин

 «Рамазан-2011» мәҗлесен оештыруны президент Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән республиканың барлык оешмалары киңәшләшеп хәл иткән. Интернетта бу чарага Татарстан президенты үзе дә киләчәк дигән сүзләр таралса да, Гатин әлегә аны расламады.

 Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз исә Миңнехановтан тыш, чакыруларның элекке президент Миңтимер Шәймиев һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга да җибәрелүен әйтте. Аларның ислам диненә карата битараф булмавы төрле гамәлләрдә күренүен әйтте.

 Ул әлеге чараның хөкүмәт белән берлектә уздырылуын уңай хәл буларак бәяләде. Хакимият исә оештыру мәсьәләләрендә ярдәм  итсә дә, барлык финанс ягын мөселман эшмәкәрләре үз өстенә алган.

 Илдус хәзрәт сүзләренчә, чара “Кол-Шәриф” мәчетеннән башланып китәчәк. Башта анда килгән халыкка вәгазь сөйләп, намаз укылганнан соң, Ярминкә мәйданына ифтар ашына төшәчәкләр. Анда шулай ук кыска-кыска вәгазьләр сөйләү күздә тотыла. Барлык эшләрдә дә волонтерлар, аерым алганда мөфтият каршында эшләүче мөселман яшьләре оешмасы вәкилләре ярдәм итәчәк.

Илдус Фәиз

 “Календарь нигезендә ул көнне Кадер кичәсе, шуңа без тәрәвихтан соң “Кол-Шәриф”тә бераз гына чара үткәрергә дә ниятлибез. Анда вәгазьләр, мөнәҗәтләр, шулай ук тәсбих намазы кылыначак.  Мөмкинлек булса, бу чараны барлык татар дөньясына күрсәтергә телибез. Шул уңайдан ярдәм итүне сорап “Татарстан Яңа Гасыр” телевидениесенә мөрәҗәгать иткән идек. Татар мөселманнарының мәркәзе булган Казанда шундый зур чараны үткәрүгә бөтенебез дә кушылырга тиешбез. Быел бит бу эшкә дәүләт белән бергәләп тотындык. Ураза гаете дә рәсми рәвештә бәйрәм буларак кабул ителде.  Җитәкчеләр дә гает намазына килеп, халык белән бергәләшеп бәйрәмдә булыр дип өметләнәбез”, ди ул.

 Мөфти әйтүенчә, ифтар мәҗлесенә дә башта өч мең кеше чакырмакчы булганнар. Ләкин беренче тапкырга курыкканнар.

 “Киләсе елга инде Аллаһ боерса”, ди ул.

 Марат Гатин исә килгән кешене кире борып җибәрмәскә тырышачакларын әйтә.

 “Анда бер төркем кеше чакырыла, әмма килгән кешене кире җибәрмәү өчен төрле вариантлар карала”, диде ул. 

 

 15.08.2011

Ландыш Харрасова

azatliq.org

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана