Дмитрий Медведев: Татарстан мөфтияте тәҗрибәсен карарга кирәк

13 июль 2011 ел 13:33

7 Июль , 2011

Русия президенты Дмитрий Медведев мөфтиләр белән очрашу вакытында Татарстан Диния нәзарәте тәҗрибәсен өйрәнергә чакырган.

Президент тәкъдиме һәрберсе аерым оешма булып эшләп килгән мөфтиятләрнең Казан тирәсендә җыела башлавын аңлатмыймы? Бу уңайдан Татарстан мөфтие Илдус Фәиз “Татар заманы” интернет газетасына интервью бирде.

Президентның Кабарда-Балкар республикасында узган орашуында Русиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин, Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов, Мөфтиләр Шурасы рәис Равил Гайнетдин, Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге, РАИС мөфтияте вәкилләре катнашты. Җыелышта мөфти Илдус Фәиз Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеге хакында доклад белән чыгыш ясаган.

- Илдус хәзрәт, ил башлыгы мөфтиләр белән болай гына очрашмый. Очрашуның әһәмияте булдымы?

- Төп әһәмияте – Русия президентының мөселманнарның хәленә кереп, бергәләп экстремизм, терроризмга каршы тору, көрәшү турында сөйләве, бу уңайдан мөфтиләрдә нинди фикерләр бар дип соравы. Очрашуда Татарстан мөфтиятенә зур урын бирелде. Русиянең дүрт мөфтияте белән бер дәрәҗәдә президент янында булдык. Ягъни бишенче мөфтият буларак.

Дмитрий Медведев башка мөфтиләргә Татарстан Диния нәзарәте тәҗрибәсен карарга киңәш итте. Аннан соң мөфтиләрнең теләк-үтенечләрен тыңлады. Мисал өчен, Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин Мәскәүдә мәчет салу проблемасын күтәрде. Инде икенче көнне үк мәсьәлә уңай хәл ителә башлаган. Шулай ук Хаҗга бару өчен квота санын арттыру мәсьәләсе дә чишелеш табарга тора.

Президент Русиядәге мөселман өммәтенең хәле турында әйтелгән фикерләрне бик җентекләп тыңлады. Хәзер бертуктаусыз дини китапларны тыю бара. Ә экспертиза комиссиясендә дин кешеләре катнашмый. Президентка бу турыда да әйттек.

- Сез татар имамнары җыенында Русиянең барлык имамнары да хезмәт хакы түли башлау тәкъдиме белән чыктыгыз. Моны президентка җиткердегезме?

- Әйттек. Хезмәт хакы мәсьәләсе хакында Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин дә искә алды. Мин бу турында ачыктан-ачык белдермәсәм дә, докладта читләтеп кенә әйтеп киттем.

- Президент аңладымы соң?

- Дмитрий Медведев бу мәсьәләнең хәл ителерлек булуын белдерде. Ул мөфтиләр белән очрашуга кадәр ике урында җыелыш үткәргән иде. “Сезне күреп сөйләшкәч, ял итеп киттем”, дип куйды.

- Ә мөфтиятләрне берләштерү турында сүз булмадымы?

- Юк. Бу турыда сөйләшергә әле иртәрәктер.

Мөфти белән Тимер Сәгыйтев сөйләште

Чыганак: www.tatartime.com

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана