Күңел тынычлыгын иман дәвалый

28 октябрь 2014 ел 13:28

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм госел алу, намаз уку, ураза тоту, зәкәт – инсанның чисталыгын тәэмин итүче кораллар. Димәк, бөтен гыйбадәтләрне терапия буларак билгеләргә дә мөмкин.


Кайбер авырулар исә мик­роб­лар белән бәйле түгел, ә рухи функцияләрнең һәм яшәешнең пычрануына кайтып кала. Җан белән тән арасында аерма булганда, кайвакыт рухи тормыш какшый башлый һәм ул кешенең тән саулыгына тәэсир итә. Иман – кешенең җан һәм йөрәк чисталыгы дигәнне аңлата. Кеше Аллаһка инану белән үзен башка нәрсәләрдән арындыра.
“Америка табиблары һәм хирурглары берләшмәсе” әгъзасы доктор Гарольд Гейн уртача 44 яшьтә булган 176 ирне тик­шер­гән. Боларның яртысы нерв киеренкелеге булган өч авырудан интегүчеләр икән. Алар йөрәк кагуы, язва һәм кан басымының югары булуыннан зарланган.


Әгәр Аллаһ үзенең чиксез байлыкларыннан кешегә ниндидер чыганак бирә икән (сәла­мәтлек, күңел тынычлыгы, белем, хикмәт, алдынгы карашлы фикер һәм аларны тормышка ашыру өчен мөмкинчелекләр), җирдәге беркем дә моны туктата алмас. Әгәр берәрсенә мөмкин­челек бирмәсә, беркем дә бирә алмас (Фагтыйр: 2).


Психологлар күңел белән бәйле авыруларны дәвалауда һәм алардан саклануда иманның иң мөһим фактор булуы хакында сөйли. Гарвард универ­си­те­тының фәлсәфә профессоры Уильям Джеймс: “Җан сызлануларыннан иң зур дәва – имандыр”, – дигән.


Психолог һәм педагогик тик­шеренүләр күрсәткәнчә, Аллаһка инану, Аңа ышану һәм дога кылу бөтен рухи аврулардан, нерв киеренкелегеннән, куркудан башланган авырулардан котылу һәм аннан сак­лануның иң зур дә­васыдыр. Бу уңайдан доктор Алексис Каррель болай ди:


– Шуны әйтә алам: намаз – бүгенге көнгә хәтле билгеле булган куәт һәм хәрәкәт чы­га­нак­ла­рының иң зурысы. Мин дәвалаган авырулар арасында мондый үрнәкләрне күп күрергә туры килде. Күпме авыру булгандыр, мин аларны дәвалауда уңышка ирешә алмадым. Медицина көчсез булган вакытта намаз ярдәмгә килә һәм кеше авырулардан да тизрәк арына.

Авыру һәм сызланулардан укыла укыла торган дога


Тирмизи хәдисләр җы­ентыгындагы Әнәс би­не Мәликнең риваяте буенча Рәсүлүллаһ болай куша торган булган: “Берәр җирең авыртканда кулыңны шул җиргә куй һәм шушы доганы кабатла”.


Бисмилләһи әгүүзү би гиззәт-иллаһи үә кудъратиһи мин шәрри мәәә әҗидү мин уә­җә­гый һәәзәә.


Аллаһ исеме белән. Башыма төшкән бу авырулардан Аллаһның бө­еклегенә һәм кодрәтенә сыенам.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 155, 24.10.2014/)

Башка журналлар

Һәр сүздә хикмәт бар

24 март 2016 ел 11:43

Зур Өскедә – зур шатлык

Октябрь революциясенә кадәр Зур Өске ике мәхәлләле авыл булган. Биредә 153 хуҗалык теркәлгән. Авыл...

23 март 2016 ел 11:06

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең төрле төбәкләре мөфтиләре белән очрашты

Камил хәзрәт Казанның Тынычлык мәчетендә Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси округы...

05 декабрь 2014 ел 15:30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана