Намазда бишенче рәкәгатькә бассаң, нишләргә?

17 гыйнвар 2020 ел 15:37

Сорау. Әссәламү галәйкүм. Ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде. Кичә мин өйлә намазын укыганда, дүртенче рәкәгатьтән соң, онытылып китеп, өченче рәкәгать дип уйлап, киләсе рәкәгатькә басканмын. Аннары гына моның бишенче рәкәгать икәне башыма килде. Аннары, мин намаздан чыгып, аны кабаттан укыдым, чөнки нишләргә кирәк икәнлеген белмәдем. Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде.

Җавап. Вә галәйкүм әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.⠀⠀⠀

Имам Кудури (рәхмәтуллаһи галәйһи) “Мохтәсар Әл-Кудури” хезмәтендә болай дип яза:⠀⠀⠀⠀

و من سها عن القعدة الأخيرة فقام إلى الخامسة رجع إلى القعدة ما لم يسجد و ألغى الخامسة و يسجد للسهو و إن قيد الخامسة بسجدة بطل فرضه و تحوَّلت صلاته نفلا و كان عليه أن يضم إليها ركعة سادسة. و إن قعد في الرابعة قدر التشهُّد ثم قام و لم يسلِّم يظنها القعدة الألى عاد إلى القعود ما لم يسجد في الخامسة و يسلِّم و إن قيد الخامسة بسجدة ضم إليها ركعة أخرى و يسجد للسهو و قد تمت صلاته و الركعتان له نافلة و سجد للسهو. (مختصر القدوري/ كتا الصلاة/ باب السجود السهو)⠀

«Соңгы утыруда ялгышкан (ягъни гомумән соңгы утыруны башкармаган) кеше, (ялгышлык белән) бишенче рәкәгатькә басып, әгәр ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгермәгән булса, утыруга кире кайтырга тиеш; аннары ялгышлыктан соң үтәлә торган сәҗдәи сәһү кыла, бишенче рәкәгать укылмый. Әгәр ул бишенче рәкәгатьтә сәҗдә кылып өлгергән булса (ягъни исенә төшергәнче бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен үтәргә өлгерсә), аның фарыз намазы юкка чыга һәм ул нәфел намазына әверелә һәм аңа алтынчы рәкәгатьне өстәргә кирәк. Әгәр намаз укучы кеше дүртенче рәкәгатьтән соң “Әттәхият” дәвамлылыгында утырса, һәм шуннан соң, бу беренче утырудыр дип, сәлам бирмичә торса, ул бишенче рәкәгатьнең сәҗдәсен башкарганчы кәгъдәгә кайта (аннары сәҗдәи сәһү башкара). Әгәр ул бишенче рәкәгатьне сәҗдә белән башкарырга өлгергән булса, аңа тагын бер рәкәгать һәм сәҗдәи сәһү өсти, аның фарыз намазы дөрес була, ә ахыргы ике рәкәгате аның өчен нәфел намазы була”.

Сезнең очракта исә, искә төшерүгә үк, кабаттан утырырга һәм, сәҗдәи сәһү кылып, намазны төгәлләргә кирәк иде.

Аллаһы яхшы белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана