Башка валютада зәкят түләү

20 декабрь 2022 ел 13:15

Сорау. Әссәламүгаләйкүм! Минем өчен зәкят түләү буенча хисап елы Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә (ред. иск. - 8нче сентябрьдә) җитте, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында мин зәкятне хәзер генә түли алам (ред. иск. - сорау 7нче декабрьдә килде). Түләргә кирәк булган сумма 3500 долларны тәшкил итә. Минем аны сумнарда түлисем килә. Миңа валютаны сумнарга күчәргәндә кайсы курсны истә тотарга: еллык хисап тулган көннекенме яки зәкят түләү көннекенме?

Җавап.

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Зәкятне башка валютада түләү рөхсәт ителә.

Валюта алыштырганда зәкят түләү көне курсы исәпкә алына.

"وإنما له ولاية النقل إلى القيمة يوم الأداء، فيعتبر قيمتها يوم الأداء، والصحيح أنَّ هذا مذهب جميع أصحابنا".

يُنظر: "بدائع الصنائع"، الكاساني، 2/22.

"Ул [зәкят түләүче кеше] зәкят түләү көнендә базар бәясе буенча [валюта алыштыру] хокукына ия. Исәп итеп зәкят түләү көнендәге [валюта] бәясе алына. Бу фикер ышанычлы булып һәм безнең барлык галимнәрнең карашы булып тора".

К.: "Бәдаигъ әс-сәнаигъ", әл-Касани, 2/22.

Аллаһ – яхшырак Белүчедер.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлеге (даруль-ифта). 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана