Хатын-кызларга – саубуллашу тәвафы турында

26 декабрь 2022 ел 11:49

Сорау: Әссәламүгаләйкүм! Әгәр хаҗ вакытында саубуллашу тәвафы буласы көнне хатын-кызның күреме башланса, нишләргә? Саубуллашу тәвафын кылу мәҗбүри бит. 

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Хәнәфи мәзһәбе буенча, саубуллашу тәвафын кылу мәҗбүри. Әгәр хатын-кызның күреме башланган икән, һәм ул Мәккәдән киткәнче бу тәвафны кылып өлгерә алмый икән, аның өстеннән саубуллашу тәвафын кылу бурычы төшә.

عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُمَا قَالَ: "أُمِرَ النَّاسُ أَنْ يَكُونَ آخِرُ عَهْدِهِمْ بِالْبَيْتِ، إِلَّا أَنَّهُ ‌خُفِّفَ ‌عَنِ ‌الحَائِضِ".

يُنظر: صحيح البخاري، رقم الحديث: 1755.

Ибн ‘Аббас (Аллаһ аннан һәм аның әтисеннән риза булсын!) тапшырган хәдистә Пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ: “Кешеләргә Мәккәдән киткәнче соңгы үтәгән йола итеп Аллаһ Йорты тирәли әйләнеп чыгарга боерылды, һәм бу мәсьәлә күрем күргән хатын-кызларга гына җиңеләйтелә”, - дигән.

Кара. "Сахих әл-Бохари", №1755.

ولنا في ذلك قول رسول الله صلى الله عليه وسلم "مَنْ حَجَّ هَذَا الْبَيْتَ فَلْيَكُنْ آخِرُ عَهْدِهِمْ بِالْبَيْتِ الطَّوَافَ، وَرُخِّصَ لِلنِّسَاءِ ‌الْحَيْضِ"، والأمر دليل الوجوب، وتخصيص الحائض برخصة الترك دليل على الوجوب أيضاً.

يُنظر: المبسوط، السرخسي، 4/35.

"Һәм бездә бу мәсьәләдә [саубуллашу тәвафын кылу мәҗбүрилегенә дәлил булып] Аллаһ Илчесенең ﷺ “Хаҗ кылган кешенең соңгы йоласы Аллаһ Йорты тирәли әйләнеп чыгу булсын, һәм хатын-кызларга гына күремнәре вакытында җиңеллек бирелә” дигән сүзләре тора. 

«Аның үтәгән соңгы йоласы булсын» – فَلْيَكُنْ آخِرُ عَهْدِهِمْ дигән боеру бу гамәлнең мәҗбүрилеген күрсәтә, һәм хатын-кызларга күрем вакытында саубуллашу тәвафын кылмаска рөхсәт бирелү шулай ук аларга тәвафны үтәмичә калдыруның мәҗбүрилеген күрсәтә”.

Кара. "әл-Мәбсут", әс-Сарахси, 4/35.

Аллаһ яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана