Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?

11 март 2020 ел 09:21

Сорау: Әссәламү галәйкүм, хәзрәт! Мин шәфигыйлар җирлегендә хәнәфи мәдрәсәсендә укыдым. Шәфигый җирлегендә ир белән хатынның кочаклашуы, үбешүе яисә бер-берләренә кагылуы нәтиҗәсендә аларның икесенең дә тәһарәте бозыла дигән фикер яши. Берәүләр “Кудури” китабы буенча гамәл кыла, икенчеләре тиренең икенче тирегә тиюеннән тәһарәт бозыла дип санаучы шәфигыйлар белән каршылыкка кермәс өчен тырыша. Бу очракта аларга нинди дәлил китерергә?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Бу очракта бер киңәш бар: төгәл белмәгән мәсьәләләргә кермәскә. Ә фикһ буенча ышанычлы дөрес гыйлемнәргә бары остаз белән мәзһәбнең дәрәҗәле китапларын өйрәнеп кенә ирешеп була.

Хәнәфи мәзһәбе буенча ирнең тиресе хатынының тиресенә тиеп китүдән тәһарәт бозылмый. Әйе, әгәр дә шәфигыйлар белән каршылыктан чыгу теләге бар икән, тәһарәтне яңартырга мөмкин, әмма ул бозылган өчен түгел, ә тәһарәтне яңарту бу очракта, имам әш-Шурунбуләли “Нурул-идах” хезмәтендә язганча, теләк буенча булганы (мәндүб, мөстәхәб) өчен. Тәһарәт мәндүб булган очракларны санаганда, имам әш-Шурунбуләли шәфигый мәзһәбе буенча хатын-кызга кагылулардан тәһарәт бозылу очрагын да кертә. Хәнәфиләрдә исә “мүбәшарә фәһишә”, ягъни ирләрнең җенес әгъзасы каршылыксыз (шәрә килеш) хатын-кызның җенес әгъзасына тию генә тәһарәтне боза. Бу очракта җенси якынлык турында сүз бармый, ә шәһвәтлек турында гына сүз бара (“Нурул-идах”).

Ә үбешүләргә килгәндә, сак булу сорала, чөнки бу очракта хисләнүдән мәзи чыгу ихтималы бар, ә мәзи чыгу тәһарәтне боза һәм нәҗес санала. “Бәдәиг әссәнаи” китабы авторы мәзигә түбәндәге билгеләмәне бирә:

⠀⠀⠀⠀⠀⠀ وَالْمَذْيُ رَقِيقٌ يَضْرِبُ إلَى الْبَيَاضِ يَخْرُجُ عِنْدَ مُلَاعَبَةِ الرَّجُلِ أَهْلَهُ (بدائع الصنائع في ترتيب الشرائع، ج1 ص37، دار الكتب العلمية)

“Мәзи – назлаулар вакытында чыга торган куе булмаган ак төстәге сыеклык”. Ирдән мондый сыеклык чыкса, тәһарәт бозылды дигән сүз, сыеклыкны тәннән яисә киемнән юып алырга кирәк. Әгәр назлар вакытында ир-атның бернинди сыеклыгы да чыкмаса, тәһарәт бозылмаган була.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана