Васыятьтә малның бер өлешен мәчет төзелешенә тотарга дип язу ярыймы?

25 март 2020 ел 13:52

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Шәригать буенча мирасның бер өлешен, мәсәлән, 10 % ын мәчет төзелешенә тотарсыз дип васыять калдыру дөресме?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Васыятьнамәдә кеше малының бер өлешен кемгә тели яисә нинди максатларга тели, шуңа калдырам дип күрсәтә ала, әмма бу өлеш малның 1/3 е генә була ала, шуннан арткан суммага бирелгән васыять, әгәр варислар риза булмаса, дөрес булмый. Малның бу өлешен санаганда, мәетне күмү чыгымнарын, аның әҗәтләрен исәпкә алырга кирәк.

“Бидая әл-мубтади” китабында болай диелгән:

ثم تصح الوصية في الثلث للأجنبي في الثلث من غير إجازة الورثة ويستحب أن يوصي الإنسان بدون الثلث ولا تجوز بما زاد على الثلث إلا أن يجيزه الورثة بعد موته وهم كبار لأن الامتناع لحقهم وهم أسقطوه ولا معتبر بإجازتهم في حال حياته

“Варислар рөхсәтеннән башка малның бары 1/3 өлеше генә васыять итеп бирелә ала. 1/3 өлештән күбрәк малны бары варислар рөхсәте булса гына калдырып була, чөнки бу алар тарафыннан мираска хокуктан баш тарту булып санала. Мондый рөхсәт мирас калдыручы исән вакытта түгел, ә ул үлгәннән соң бирелергә тиешле” (Китап әл-васая).

Мисал өчен, мәрхүмнең 100000 сум акчасы бар, күмү эшләренә 1000, әҗәтләренә 9000 сум китсә, 90000 сум акча кала. Бу акчаның 1/3 өлеше 30000 сум. Бу сумма мирас бирүче калдырган васыятьтә күрсәтелгән максатларга тотыла ала.

Сез исә малыгызның 10% ын мәчет төзелешенә кулланырга дип васыять калдыра аласыз, чөнки ул мирасның 1/3 өлешеннән артмый.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана