Җомга намазына соңга калган очракта өйлә намазы үтәләме?

27 апрель 2020 ел 13:12

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Җомга намазына дип мәчеткә килеп кергәндә, имам әттәхият укый иде. Бу урында имамга кушылган кеше барыбер өйлә намазын укырга тиеш дигән фикерне ишеткәнем бар иде. Шушы сорауны ачыклагыз әле.

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Хәнәфи мәзһәбендә мөселман, җомга намазы фарызының имам сәлам бирә башлаганчы кайсы өлешенә килеп кушылуына карамастан, аны, ике рәкәгать җомга намазы итеп, үзлегеннән тәмамлый.

Ибн Нәҗәйм (рахимәхуллаһ) “Әл-Әшбәх вән-Нәзаир” китабында болай ди:

لَيْسَ لَنَا مَنْ يَنْوِي خِلَافَ مَا يُؤَدِّي إِلَّا عَلَى قَوْلِ مُحَمَّدٍ فِي الْجُمُعَةِ فَإِنَّهُ إِذَا أَدْرَكَ الْإَمَامَ فِي التَّشَهُّدِ أَوْ فِي سُجُودِ السَّهْوِ وَ نَوَاهَا جُمُعَةً وَ يُصَلِّهَا ظُهْراً عِنْدَهُ. وَ الْمَذْهَبُ أَنَّهُ يُصَلِّيهَا جُمُعَةً فَلَا اسْتِثْنَاءَ. 

“Әгәр имам бер намазны укый икән, аңа ияреп икенче намазны уку ярамый. Бу мәсьәләгә карата Имам Мөхәммәдтән кала мәзһәб галимнәре уртак фикердә тора. Имам Мөхәммәд фикеренчә, әгәр кеше җомга намазының тәшәһһүд яисә сәҗдә сәхү өлешенә генә килеп кушыла икән, ул намазны дүрт рәкәгатьле өйлә намазы итеп укып бетерә. Әмма бу фикер буенча фәтва бирелми”.

Безнең мәзһәб буенча, кеше җомга намазының бер өлешенә өлгерми икән, намазын җомга намазы итеп тәмамлый. Искәрмәләрсез”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана