Нәрсә ул фитр сәдәкасы?

13 май 2020 ел 16:55

Сорау: Нәрсә ул фитр сәдәкасы?

Җавап: Әбу Дауд китергән бер хәдистә болай диелә:


⠀⠀⠀⠀⠀ فرض رسول الله  صلى الله عليه و سلم زكاة الفطر طهرة للصائم من اللغو و الرفث وطعمة للمساكين، من أداها قبل الصلاة فهي زكاة مقبولة، و من أداها بعد الصلاة فهي صدقة من الصدقات٠
⠀⠀⠀⠀⠀

“Пәйгамбәребез (сгв) ураза вакытында буш сүз сөйләп, бушка уздырган вакыт өчен чистарыну буларак һәм мохтаҗларны ашату нияте белән фитр сәдәкасын тиешле кылган. Фитр сәдәкасы бәйрәм намазына кадәр бирелсә, (тулысынча) кабул булыр, ә бәйрәм намазыннан соң бирелсә, гадәти сәдәкадан китәр”.

Хәнәфи галимнәре фитр сәдәкасының түбәндәге үзенчәлекләрен билгеләгәннәр:

1. Исламда фитр сәдәкасы, зәкәт кебек, матди чыгымнар сораучы гыйбадәт санала.

2. Фитр сәдәкасы (авыз ачу сәдәкасы) ураза бәйрәме мөнәсәбәте белән бирелгәнгә күрә шулай атала.

3. Бу сәдәка изге Рамазан аенда ураза тоту мөмкинлеге биргән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән бирелә.

4. Бу сәдәка Рамазан аенда булган булган гөнаһ, кимчелекләрне каплау нияте белән бирелә.

5. Фитр шулай ук аз керемле, мохтаҗ кешеләрне бәйрәм уңаеннан шатландыру максатыннан да бирелә.

6. Фитр сәдәкасы вәҗиб хөкемендә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана