Тәһарәт ала торган су нинди булырга тиеш?

19 май 2020 ел 17:48

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Күптән түгел су савытына тәһарәт алганда су чәчрәгәнен сиздем. Мондый су белән тәһарәт алырга ярыймы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Башка су кушылган вакытта тәһарәт алынасы суның чисталыгын аның төсе, исе һәм тәме билгели.

Имам Шурунбүләли “Нур әл-Идах” хезмәтендә болай яза:

الغلبة في مخالطة المائعات

1. بظهور وصف واحد من مائع له وصفان فقط كاللبن له اللون و الطعم و لا رائحة له.

2. بظهور وصفين من مائع له أوصاف ثلاثة كالخل.

3. و الغلبة في المائع الذي لا وصف له كالماء المستعمل تكون بالوزن. فإن اختلط رطلان من الماء المستعمل برطل من الماء المطلق لا يجوز به الوضوء و بعكسه جاز.  

“Тәһарәт аласы суның башка сыеклык белән кушылуыннан соң, тәһарәткә яраклыгын билгеләү кагыйдәсе:

1. Тәһарәт аласы суга ике сыйфаты булган сыеклык кушылу. Мисал өчен, сөт төсе һәм тәме белән судан аерыла. Әгәр сөтнең төсе һәм тәме, мәсәлән, суда күренә, сизелә икән, мондый су белән тәһарәт алырга ярамый.

2. Тәһарәт аласы суга өч сыйфаты булган сыеклык кушылу. Мәсәлән, алмадан ясалган уксус, ул төсе, исе һәм тәме буенча да судан аерыла. Әгәр уксусның төсе, исе, тәме суда сизелә, күренә икән, мондый суны да куллану ярамый дигән сүз.

3. Тәһарәт алырга дигән суга үзеннән төсе, исе, тәме белән аерылып тормаган сыеклык кушылса, аларның күләмнәрен чагыштырырга кирәк. Мисал: әгәр бер чиләк чиста су ике чиләк тәһарәткә ярамаган сыеклык белән кушыла икән, бу суны тәһарәт өчен кулланырга ярамый. Әгәр киресенчә булса, мондый су куллануга яраклы санала”.

Сезнең очракта су савытына берничә тамчы су чәчри, су үзенең чистарту сыйфатын югалтмый, димәк, мондый су белән тәһарәт алырга ярый дигән сүз.

Ә Аллаһ яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана