Сорау: Әссәламү галәйкүм! Мөселман кешесе Аллаһның нинди сыйфатларын белергә тиеш?
Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Аллаһның сыйфатлары арасыннан галимнәр Аның Бар булуын (әл-Вөҗүд) аерым күрсәтәләр.
Аллаһның барлыгын ничек дәлилләп булуын без инде алдагы язмаларда бәян иткән идек.
Аллаһның Бар булуыннан тыш, тагын ике төркем сыйфатын аерып чыгаралар:
1. Аллаһның кимчелекләрдән пакь булуын раслаучы;
2. Аллаһның камиллеген раслаучы сыйфатлар.
Аллаһның кимчелекләрдән пакь булуын раслаучы сыйфатлар (аларны гарәпчә “сыйфат сәлбия” дип атыйлар) бишәү:
1) Башлангычы булмау – әл-Кыйдәм
2) Ахыры булмау, Мәңгелек – әл-Бәка
3) Үзенең барлыкка китерелгәннәреннән аерылып тору – әл-Мүхаләфәтү лил-хәвадис
4) Бердәнбер булу – әл-Вәхдания
5) Мөстәкыйль булу – әл-Кыямү бинәфсиһи
Икенче төркем сыйфатлар – Аллаһның камиллеген белдерүче сыйфатлар (аларны гарәпчә “сыйфат субутия” дип атыйлар) түбәндәгеләр:
1. Яшәеш (әл-Хәят)
2. Гыйлем (әл-Гыйлем)
3. Ихтыяр (әл-Ирадә)
4. Кодрәт (әл-Кудрат)
5. Юктан бар итү (әт-Тәквин)
6. Сөйләм (әл-Кәлам)
7. Ишетү (әс-Сәмгу)
8. Күрү (әл-Бәсар)
Болар – дәрәҗәле әһле сөннәт галимнәре (ашарилар һәм матуридилар) үз хезмәтләрендә искә алган сыйфатлар. Бу сыйфатларга капма-каршы булган үлем, гыйлемсезлек, көчләү, хәлсезлек, берни барлыкка китерә алмау, телсезлек, ишетмәү, күрмәү кебек сыйфатлар Аллаһка хас сыйфатлар түгел. Мөселман кешесе Аллаһның тискәре сыйфатлары булмавына, Аның бары тик камиллек сыйфатлары гына булуына инанырга тиеш. Әгәр аннан “Аллаһ белүчеме?”, дип сорасалар, ул “Әйе”; “Аллаһның ахыры бармы?” дип сорасалар, “Юк”, дип җавап кайтарырга тиеш.
Ә Аллаһның сыйфатларын күңелебезгә салып куеп, яттан белсәк тагын да хәерлерәк.