Намаз вакытында телефон шалтыраса

03 июнь 2020 ел 14:37

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Кайвакыт, игътибарсызлык аркасында, намаз укыр алдыннан телефонны сүндерергә онытабыз. Намаз укый башлагач, телефон шалтыраса, аны сүндерергә ярыймы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Намаз укыган вакытта телефонны сүндерергә бүленү намазны бозарга мөмкин. Шәригать бу гамәлне гамәл кәсир рәтенә кертеп карый. Гамәл кәсир – ул намаз эчендә намазны бозу ихтималы булган хәрәкәтләр саны. Гамәл кәсир, димәк, намазны боза.

Гамәл кәсирне нинди критерийлардан чыгып билгеләргә?

Хәнәфи мәзһәбенең билгеле “Фәтава Кадыхан” хезмәтендә автор болай ди:

فتاوي قاضيخان (ج1 ص119-120 قديم كتب خانه)

وقال بعضهم إن كان بحال لو رآه إنسان ليستيقن إنه ليس في صلاة فهو كثير وإن كان يشك إنه في الصلاة أو ليس الصلاة فهو يسير وهذا اختيار العامة وقال بعضهم يفوض ذلك إلى رأي المصلي إن استفحشه واستكثره فهو كثير وإلا فلا قال الشيخ الإمام شمس الأئمة الحلواني رحمه الله تعالى هذا القول أقرب إلى مذهب أبي حنيفة رحمه الله تعالى لأنه في جنس هذا المسائل لا يقدر تقديرا بل يفوض ذلك إلى رأي المبتلى به

Кайбер имамнар болай дигән: “Әгәр намазын артык хәрәкәтләр ясап укыган кеше янында басып торучы берәүнең, бу кешенең намаз укымавына һич шиге булмаса (ягъни аның ясаган хәрәкәтләре намаз укыган кешенекенә бөтенләй охшамаган), бу хәрәкәт гамәл кәсир санала. Әгәр күзәтүче намазда артык хәрәкәтләр ясаган кеше турында намаздамы соң бу, юкмы дип, шиге туса, бу хәрәкәт гамәл кәсиргә керми. Имам Әл-Хәлвани (аңа Аллаһның рәхмәте булсын) болай дигән: “Бу бәя Әбү Хәнифә мәзһәбенә бик якын, чөнки ул моның кебек сораулар туган вакытта күләмне билгеләмәгән (бу очракта хәрәкәт санын), ә хөкемне бу ситуациядә калган кешенең үзенә калдырган”. (Шушы ук фикерләр “Әл-Мухит әл-Борхани” һәм “Радд әл-Мохтар” хезмәтләрендә дә искә алына)”.

“Хашия Тахтави” әсәрендә гамәл кәсир төшенчәсенә тагын да ачыграк билгеләмә бирелә:

كالحركات الثلاث المتواليات كثير

“(Бу) намазның бер рөкенендә (рөкуг, кыям һ.б.) бер-бер артлы башкарылган артык өч хәрәкәт”.

Моннан чыгып, без түбәндәге нәтиҗәне ясый алабыз:

1. Телефонны сүндерү намазны боза, әгәр ул гамәл кәсир категориясенә караса;

2. Гамәл кәсирнең иң дөрес критерие – бер рөкендә башкарылган өч артык хәрәкәт.

3. Намаз укучы кеше бер кулы белән генә телефонын сүндерсә, ягъни телефонны сүндергәндә өч хәрәкәт ясамаса, бу хәрәкәт гамәл кәсиргә керми, һәм намаз бозылмый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана