Кемгә васыять калдырыла?

07 декабрь 2022 ел 11:59

Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Дус кызымның өлкән яшьтәге әнисе миңа үзенең фатирын васыять итеп калдырырга тели. Әмма аның балалары һәм туганнары бар. Бу очракта ул шундый васыятьнамә калдыра аламы?

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Сез дус кызыгызның әнисенең варислары исемлегенә кермисез, шуңа күрә ул сезгә васыятьнамә калдыра ала. Әмма шул ук вакытта мирас калдыручының малыннан иң беренче чиратта җирләүгә, аның бурычларын түләүгә чыгымнар бүленеп бирелергә, аннан соң гына васыятьнамәнең гамәлгә керүен онытмаска кирәк. Моннан тыш, васыятьнамәдә каралган мирас күләме алдагы ике эшне башкарганнан соң калган барлык мирасның өчтән береннән артмаска тиеш.

Дәлил:

قال النبي ﷺ: "إِنَّ اللَّهَ تَبَارَكَ وَتَعَالَى قَدْ أَعْطَى لِكُلِّ ذِي حَقٍّ حَقَّهُ، ‌فَلَا ‌وَصِيَّةَ ‌لِوَارِثٍ".

يُنظر: "سنن أبي داود"، رقم الحديث: 2870.

"Хакыйкатьтә, Аллаһ һәркемгә үзенә тиеш булганын бүлеп бирде инде, һәм вариска васыятьнамә юк".

Кара: "Сунан Әбү Дауд", Әбү Дауд әс-Сиҗистани. №2870.

قَالَ سَعْدٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ: كَانَ النَّبِيُّ ﷺ يَعُودُنِي وَأَنَا مَرِيضٌ بِمَكَّةَ، فَقُلْتُ: لِي مَالٌ، أُوصِي بِمَالِي كُلِّهِ؟ قَالَ: "لَا" قُلْتُ: فَالشَّطْرِ؟ قَالَ: "لَا" قُلْتُ: فَالثُّلُثِ؟ قَالَ: "‌الثُّلُثُ..."

يُنظر: "صحيح البخاري"، رقم الحديث: 5039.

Са‘д (Аллаһ аннан разый булсын!) болай дигән: "Мин Мәккәдә авырып ятканда, пәйгамбәр Мөхәммәд  ﷺ хәлемне белергә килде, һәм мин аңа: “Минем милкем бар, аны тулысынча васыять итә аламмы?” - дидем. Ул моңа: “Юк”, - дип җавап бирде. Шунда мин яртысын мирас итеп калдырып булу-булмавы турында сорадым. Ул аңа да: “Юк”, - дип җавап бирде. Шунда мин тагын бер тапкыр өчтән берен мирас итеп калдырып булу-булмавы турында сорадым. Ул өчтән берен мирас итеп калдырып булуын әйтте [хуплады дип әйтергә кирәк]…"

Кара: "Сахих әл-Бохари", №5039.

"تصحُّ للأجنبي في الثلث من غير إجازة الورثة".

يُنظر: "الهداية"، برهان الدين المرغيناني، 4/513.

"Васыятьнамә милекнең өчтән бер өлешен мирас итеп калдырганда дөрес булыр, бу хәтта варислар рөхсәтеннән башка да мөмкиндер"

Кара: "Әл-Хидая", Борханеддин әл-Мәргинани, 513/4.

"وقد تبقى المالكية بعد الموت باعتبار الحاجة كما في قدر التجهيز والدين"

يُنظر: "الهداية"، برهان الدين المرغيناني، 4/513.

"Әгәр җирләү өчен чыгымнардан, һәм бурычларын түләгәннән соң, [вафат булган кешенең милкеннән] милек калса”.

Кара: "Әл-Хидая", Борханеддин әл-Мәргинани, 513/4.

Аллаһ - яхшырак Белүчедер.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалар бүлеге (даруль-ифта). 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана