Биш вакыт намаз уку турында кайсы аятьтә әйтелә?

28 ноябрь 2022 ел 15:47

Сорау: Биш вакыт намаз уку турында кайсы аятьтә әйтелә?

Җавап: Коръәндә биш вакыт намаз укуга дәлилләрнең берсе булып "Әр-Рум" сүрәсенең 17 һәм 18 аятьләре тора:


﴿فَسُبْحَانَ اللَّهِ حِينَ تُمْسُونَ وَحِينَ تُصْبِحُونَ (١٧) وَلَهُ الْحَمْدُ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَعَشِيًّا وَحِينَ تُظْهِرُونَ (١٨)﴾


17. Кичкә кергән чагыгызда һәм таңга кергән чагыгызда Аллаһ пакь (дип мактагыз). 18. Күкләрдә һәм җирдә булган барча мактау – Аңа гына, көннең ахырында да, өйләгә кергәч тә. 
Ибн Габбас (аннан Аллаһ разый булсын!), бу аятьләргә аңлатма биреп, болай диде:


سأل نافعُ بن الأزرق ابنَ عباس عن الصلوات الخمس في القرآن، قال: نعم، فقرأ (فَسُبْحَانَ اللهِ حِينَ تُمْسُونَ) قال: صلاة المغرب (وَحِينَ تُصْبِحُونَ) قال: صلاة الصبح (وَعَشِيًّا) قال: صلاة العصر (وَحِينَ تُظْهِرُونَ) صلاة الظهر، ثم قرأ: (وَمِنْ بَعْدِ صَلاةِ الْعِشَاءِ ثَلاثُ عَوْرَاتٍ لَكُمْ)


"Нәфи' ибн әл-Әзрак Ибн Габбастан Коръәндә [искә алынган] биш вакыт намаз турында сорады. Ул югарыдагы аятькә күрсәтеп раслап җавап бирде: «Кичкә кергән чагыгызда» — ул ахшам намазы дигәнне аңлата, «таңга кергән чагыгызда» — иртәнге намаз, «көннең ахырында да» — икенде намазы, «өйләгә кергәч тә» өйлә намазын аңлата». Һәм шуннан соң тагын бер аятьне китерде: «...һәм ястү намазыннан соң өч мәртәбә сездән рөхсәт сорасын» ("ән-Нур" сүрәсе, 58 аять)". 
«Җәми' әл-Бәйан», имам әт-Табәри, 20/84.

Хөрмәт белән, 
Татарстан Республикасы мөфтие 
Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана