Тәһарәт догалары

17 июнь 2020 ел 17:40

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Тәһарәт алганда аерым догалар укырга кирәк икән, ә мин белми идем. Минем тәһарәтем һәм намазым дөрес булганмы, кабул ителгәнме икән? Мине тәһарәт алырга өйрәткәндә бу турыда әйтүче булмады.

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Чыннан да, кайбер чыганакларда тәһарәт алганда һәр әгъзаны юганда аерым дога, зикерләр әйтү турында хәбәр ителә. Мәсәлән, имам Ән-Нәвавинең “Әл-Әскар” китабы – шундый чыганакларның берсе. Әмма Пәйгамбәребезнең (сгв) тәһарәт алганда укылган догалары хакында төгәл мәгълүматлар юк, шунлыктан, тәһарәт алганда дога яисә зикер әйтү шарт булып тормый.

Безгә бары бер генә мәгълүмат билгеле, ул да булса Пәйгамбәребезнең (сгв) тәһарәт алып бетергәч әйтелгән догасы:

أشهد أن لا إله إلا الله وحده لا شريك له و أشهد أن محمدا عبده و رسوله. اللهم اجعلني من التوابين و اجعلني من المتطهرين. 

“Шәһадәт бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга яраклы зат (иләһ) юк. Янә шәһадәт бирәм: Тәхкыйк, Мљхәммәд салләл-Лаһү гәләйһи вә сәлләм – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә шәригать хөкемнәрен ирештерер өчен җибәрелгән илчесе. Мине чистарынучылар һәм тәүбә итүчеләрдән кыл” (Тирмизи/Тахара/41).

Сезнең очракта, башка шартларын дөрес үтәгән булсагыз, тәһарәтегез һәм намазларыгыз дөрес санала.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана