Истинҗә кылу

17 июнь 2020 ел 17:43

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Тәһарәт алганда җенес әгъзаларын юу мәҗбүриме?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Сез телгә алган гамәл фикһ гыйлемендә истинҗә дип атала. Истинҗә – ал һәм арт юлны юып чистарту дигән сүз. Әгәр кеше бәдрәфтә ихтыяҗын үтәде икән, истинҗә кылу тиешле. Имам Шурунбуләли “Нур әл-Идах” хезмәтендә болай ди:

 1. و الاستنجاء سُنة من نجس يخرج من السبيلين، ما لم يتجاوز المخرج. 

 2. و إن تجاوز، و كان قدر الدرهم وجبت إزالته بالماء. 

 3. و إن زاد على قدر الدرهم افترض غسله. (فصل في الاستنجاء).

1. Истинҗә, нәҗес арт һәм ал юлдан читкә чыкмаганда, шул нәҗестән арыну өчен башкарыла, һәм бу гамәл сөннәт хөкемендә була.

2. Әгәр нәҗес арт һәм ал юлдан читкә чыкса һәм аның күләме бер дирхәм (5 сумлык акча) зурлыгында булса, аны юып чистарту (истинҗа кылу) вәҗиб хөкемендә була.

3. Әгәр нәҗес бер дирхәмнән зуррак булса, аны юып чистарту фарыз була.

Нәтиҗә ясыйк:

- Истинҗә бәдрәфкә кергәннән соң, тизәк, сидек кебек нәҗесләрдән арыну өчен кирәк, ул тәһарәтнең бер өлеше саналмый.

- Әгәр нәҗесләр арт һәм ал юлдан читкәрәк тигән икән, истинҗа кылу мәҗбүри, һәм ул тәһарәт белән кылынырга тиешле гыйбадәтнең дөреслегенә тәэсир итә.

- Әгәр нәҗес арт һәм ал юллардан читкә тимәгән икән, истинҗә сөннәт санала, ә сөннәт гамәлне даими кире каккан кеше гөнаһлы була.

Ә Аллаһ яхшырак белә!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана