Витр намазы турында

07 декабрь 2022 ел 12:03

Витр намазы турында

Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Ястү намазын имамга оеп укыдым, аннан шулай ук витр намазын кылдым. Икенче көнне имам тәһарәте булмаганлыгы  турында хәбәр итте. Миңа, ястү намазыннан тыш, витрны яңадан укырга кирәкме?

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Бу очракта намазны яңадан укырга кирәкми. Сезнең намазыгыз дөрес.

Дәлил:

"فأما إذا صلَّى العشاء بغير وضوءٍ وهو لا يعلم به، ثم جدَّد الوضوءَ فأُوتر ثم عَلِمَ أنه كان صلَّى العشاء بغير وضوءٍ، فعليه إعادة العشاء دون ‌الوتر في قول أبي حنيفة".

يُنظر: "المبسوط" (ط. دار المعرفة – بيروت)، شمس الأئمة السرخسي، 1/150.

"Әгәр ястү намазын тәһарәтсез укыса һәм ул бу турыда белмәсә, аннан соң тәһарәт алырга [ул әле һаман да ястү намазын тәһарәтсез укыганлыгын белмичә, бары тик тәһарәтен яңартырга гына тели] һәм витр намазын укырга ниятли; һәм шуннан соң гына ул ястү намазын тәһарәтсез укыганлыгын искә төшерә – шул очракта, Әбү Хәнифә фикеренчә, аңа бары тик ястү намазын гына яңадан укырга кирәк, витр намазын уку соралмый”.

Кара: "Әл-Мәбсут" ("Дар әл-мә‘рифа" басмасы – Бәйрут), Шәмсүл-Әимма әс-Сарахси. 1/150.

Аллаһ - яхшырак Белүчедер.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалар бүлеге (даруль-ифта). 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана