Намазда Коръән укудагы хаталар

07 декабрь 2022 ел 13:12

Сорау. Әссәламүгаләйкүм! Имам намаз укыганда “Фатиха” сүрәсендә соңгы сүздә "ض" хәрефе урынына "ظ" хәрефен укыды. (Мөхәррир искәрмәсе -  (﴿الضَّالِّينَ﴾ сүзендә. Бу намаз дөресме?

Җавап.

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкем әссәлам вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Гарәп авазлары "ض" һәм "ظ" ясалу урыны (мәхрәҗ) буенча бер-берсенә якын. Намаз укучы бу авазларны аера алмаса, яки мондый әйтелеш гадәткә керсә – намаз дөрес булачак. Әмма белә торып бу хәрефләрне әйтүдә хата ясап уку намазны бозачак:

"وإن كان لا يمكن الفصل بين الحرفين إلا بمشقةٍ كالظاء مع الضاد، والصاد مع السين، والطاء مع التاء؛ قال أكثرهم لا تفسد صلاته. هكذا في "فتاوى قاضي خان". ...إن تعمد فسدت، وإن جرى على لسانه أو كان لا يعرف التميز لا تفسد".

يُنظر: "الفتاوى الهندية"، 1/79.

«Әгәр хәрефләрне тырышлык куймыйча аерып булмаса, мисал өчен "ظ" һәм "ض"; "ص" һәм "س"; "ط" һәм "ت", күпләгән галимнәрнең фикере буенча намаз бозылмый. Бу хакта шулай ук «Фәтава Кадыхан»да китерелгән …Әгәр белә торып [әлеге хәрефләрне әйтелештә хата ясап укылса] – намаз бозыла, әгәр шулай уку гадәткә керсә яки кеше [әлеге хәрефләрне] аера алмаса – бозылмый».

К.: "Әл-Фәтава әл-Һиндия", 1/79.

Аллаһ - яхшырак Белүче.

Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана