Плазмотерапия буенча хокукый карар

07 декабрь 2022 ел 13:15

Плазмотерапия – канның (үзеңнең яки донорныкын) чистартылган плазмасын кан тамырына кертүгә нигезләнгән дәвалау. Аны шулай ук «PRP-Therapy» дип йөртәләр. Ул Platelet Rich Plasma Therapy (тромбоцитларга бай плазма терапиясе) дип аңлатыла.

Гадәттә плазма терапиясен түбәндәге юнәлешләрдә кулланалар:

·       Косметологиядә - тирене яшәртү һәм аның кимчелекләрен бетерү өчен.

·       Дәвалау - медицина ярдәме күрсәтү максаты белән дәвалау.

Плазмотерапиягә шәригать күзлегеннән чыгып бәя бирү өчен, иң элек бу терапиянең нидән гыйбарәт булуын карарга кирәк. 

Беренчедән, кан тамырына кертү өчен материал булып кан хезмәт итә. Ул үзеңнеке дә, чит кешенеке дә булырга мөмкин. Махсус центрифугада бу каннан тромбоцитлар белән баетылган плазма аерып чыгарыла. Шушы плазма организмга кертелә дә инде. Ягъни кешегә чистартылган кан плазмасы салына. Ә шәригать буенча, агып чыккан кан бик авыр нәҗес (нәҗес мүгалләзә) булып санала [1]. Дин галимнәре бу карарны “әл-Әнгам” сүрәсенең 145 нче аятенә нигезләнеп чыгарган:

﴿قُلْ لَا أَجِدُ فِي مَا أُوحِيَ إِلَيَّ مُحَرَّمًا عَلَى طَاعِمٍ يَطْعَمُهُ إِلَّا أَنْ يَكُونَ مَيْتَةً أَوْ دَمًا ‌مَسْفُوحًا﴾

(Рәсүлем!) Әйт: “Үләксә, я (чалынган чакта сиптереп) аккан кан, я дуңгыз ите, чынлыкта, ул – бер нәҗес...”

Карар шулай ук Гайшә (Аллаһ аннан риза булсын) тапшырган хәдискә нигезләнгән:

"...فَاغْسِلِي عَنْكِ الدَّمَ، ثُمَّ صَلِّي"

"… [күрем көннәре беткәч] каныңны юып төшер, аннан соң намаз укы" [2].

Димәк, кан дәвалау материалы булып хезмәт итә алмый. Үзеңнекеме ул яки башка кешенекеме (донорныкы) – аерма юк. Моңа ибн Абидинның [3], һәм башка дин галимнәренең фикерләре күрсәтә. Алар бу карарны Аллаһ илчесенең Әбу әд-Дард тапшырган сүзләренә таянып чыгарган:

"عَنْ أَبِي الدَّرْدَاءِ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: "إِنَّ اللَّهَ أَنْزَلَ الدَّاءَ وَالدَّوَاءَ، وَجَعَلَ لِكُلِّ دَاءٍ دَوَاءً فَتَدَاوَوْا وَلَا تَدَاوَوْا بِحَرَامٍ"

"Аллаһ авырулар һәм алардан дарулар җибәрде, һәм һәр авырудан дару булдырды, дәваланыгыз, әмма дәвалануда тыелганны кулланмагыз" [4].

Без китергән дәлилләрне исәпкә алып, чистартылган кан плазмасы кулланыла торган плазмотерапия тыелган, дип карар чыгарырга мөмкин.

Әмма бу тыюның катгый булмавын исәпкә алырга кирәк. Ихтыяҗ кискен булган очракта яки рөхсәт ителгән башка аналогы булмаганда, Шәригать тыелган матдәләрне кулланырга мөмкинлек бирә. Кискен очраклар косметологик ихтыяҗлар белән бәйле булырга мөмкин. Мәсәлән, тәннең җитешсезлеге ачыктан-ачык күренеп торганда, ул башкаларның мыскыллавына һәм психологик җәрәхәтләргә китергәндә, кешеләргә уңайсызлыклар тудырганда. Бу хакта ‘Арфәҗ ибн Ас‘ад тапшырган хәдистә әйтелә:

عَنْ ‌عَرْفَجَةَ بْنِ أَسْعَدَ قَالَ: أُصِيبَ أَنْفِي يَوْمَ الكُلَابِ فِي الجَاهِلِيَّةِ، فَاتَّخَذْتُ أَنْفًا مِنْ وَرِقٍ، فَأَنْتَنَ عَلَيَّ فَأَمَرَنِي رَسُولُ اللهِ صَلَّى اللَّهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ أَنْ أَتَّخِذَ أَنْفًا مِنْ ذَهَبٍ

"‘Арфәҗ ибн Ас‘ад: җаһилият вакытында Явүм әл-Күләбтә (исламга кадәрге дәвернең данлыклы сугышы) минем борыным җәрәхәтләнде, аны көмеш каплавыч белән яптым, әмма моннан шуның аркасында миннән сасы ис килә башлады, һәм Мөхәммәд пәйгамбәр борынымны алтын белән капларга боерды" [5].

Шулай ук имам әл-Касани «Бәдаи‘ әс-Санаи‘» китабында: «Әгәр борын киселсә, аны алтын белән рәтләп кую кирәкмәгән гамәлдән саналмас. Чөнки, бердәм фикер буенча, көмеш каплавыч борынны сасыта. Зарурият булганда, борынны алтын белән рәвешләп куярга кирәк. Шуңа күрә [алтынны куллану] тыелмый», – дип яза [6].

Әмма мондый алымнарны бик кирәк булганда гына кулланырга мөмкинлеген аңларга кирәк.

Бу плазмотерапияне кулланырга мөмкин булган беренче очрак иде.

Икенче очрак плазмотерапия ярдәмендә дәвалау белән бәйле. Медицинада мондый алым еш кулланыла. Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, PRP-терапия, перспективалы һәм зыян китерми торган дәвалау алымы булып тора [7].

Димәк, бу алымны башка нәтиҗәле дәвалау алымнары булмаганда, яки кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда куллану рөхсәт ителә. Шуңа күрә дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк: әгәр ул, дәвалауның төрле юлларын анализлап, плазмотерапия - бердәнбер дәва чарасы дигән фикергә килсә, әлеге процедураны кулланырга мөмкин.

Әдәбият:

[1] "Әл-Хидая фи шәрх Бидая әл-мүбтади", 1/37.

[2] "Сахих әл-Бохари", №226.

[3] "Радд әл-Мухтар", ибн ‘Абидин, 3/211.

[4] "Сунан Әбу Дауд", №3874.

[5] "Сунан Әбу Дауд", №4232; "Сунан әт-Тирмизи", №1770.

[6] "Бәдаи‘ әс-Санаи‘", 5/132.

[7] Загородный Г.М., Муха П.Г., Ясюкевич А.С., Гулевич Н.П. ОТЕЧЕСТВЕННЫЙ И ЗАРУБЕЖНЫЙ ОПЫТ ПРИМЕНЕНИЯ PRP-ТЕРАПИИ В МЕДИЦИНЕ И СПОРТИВНОЙ ПРАКТИКЕ (ОБЗОР ЛИТЕРАТУРЫ) // Прикладная спортивная наука. 2017. №1 (5). С. 85 (дата обращения: 02.12.2022).

Перевод аятов Корана: Калям Шариф. Перевод смыслов – Казань: «Издательский дом «Хузур» - «Спокойствие», 2019. – 700 с.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлеге (даруль-ифта). 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана