Зираттагы печәнне хайваннарга ашатырга ярыймы?

07 декабрь 2022 ел 13:17

Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Җәен зиратта печән үсә, аны, чабып, йорт хайваннарына бирергә ярыймы?

Җавап:

بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ

Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Зираттагы печәнне чабарга һәм йорт хайваннарына азык итеп бирергә рөхсәт ителә. Әмма хайваннарны зиратның эченә кертү тыела.

"...فلو كان فيها حشيشٌ يُحَشُّ ويرسل إلى الدوَّاب ولا ترسل الدوّاب فيها، كذا في البحر الرائق".

يُنظر: "الفتاوى الهندية"، 2/471.

"… әгәр анда [зиратта] печән булса, аны чабарга һәм хайваннарга бирергә [рөхсәт ителә], әмма хайваннарны анда [зиратка] кертергә ярамый, шулай ук "Бәхр әр-Раик"та хәбәр ителә". ("Әл-Фәтава әл-Хиндия", 2/471).

Аллаһ - яхшырак Белүчедер.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлеге (даруль-ифта). 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана